«Күңелле уеннар» сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау темасына, очрашу узды.
Олы Мишә урта мәктәбендә “Көзге игелек атнасы- игелекле эшләр эстафетасы” ирекле акциясе дәвам итә.
11нче сентябрь көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар “Туган Авыл” кунакханә-кафе комплексында урнашкан “Аккош күлендә” экскурсиядә булып кайттылар.
Квалификацияләрен күтәрү өчен кандидатлар булган педагоглары еdu.tatar.ru порталында шәхси кабинетлары аша анкета тутырдылар.
"Ветераннар янәшәдә яши» - көзге изгелек атнасы кысаларында Айдар авылы китапханәчесе инвалид китап укучыларга, тыл ветераннарының өйләренә барып, алар белән китапларга, газеталарга күзәтү үткәрде. Мондый очрашулар халыкны укуга җәлеп итү, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрне күрү һәм алар белән аралашу өчен дә үткәрелә.
Үзәк авыл китапханәсе «Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр» эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясенә кушылды һәм төрле чаралар үткәрде. 11 сентябрь көнне укучылар өчен Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. «Йөрәккә ачкыч – игелеклелек» дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрде.
11 сентябрь көнне «Көзге шәфкатьлелек атнасы» акциясе уӊаеннан, Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. Иске Җөри авылында Гильмутдиновлар гаиләсенә тәрбиягә алынган балалар янында кунакта булды. Китапханәче балаларга күчтәнәчләр һәм кызыклы китаплар алып барды. Балалар бик кәнагать калдылар.
5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе үткәрелә. Әлеге акция уңаеннан, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Ветераннар янәшәдә яши" акциясенә кушылып, иң актив китап укучы өлкәннәрнең өйләренә бардылар. “Игелекле Җир” акциясенә кушылып елга буйларын чүп – чардан арындыруда катнаштылар.
Әлеге акция кысаларында Субаш авылы китапханәсе дә күп кенә чаралар уздырды.
7 сентябрь көнне китапханәдә “Игелекле эшнең иртәсе - киче юк” исемле күргәзмә ясап куелды.
“Аек акыл – тормыш рәвеше!” – шушы исем астында, 11 нче сентябрь – “Аеклык көне” уңаеннан Баландыш мәдәният йортында информацион китапчыклардан күргәзмә куелды.