ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер билгесе. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. 4 нче ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татулыкка ни җитә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.

Ләкин яхшы үткәрелгән каникуллар – диванда яки компьютер экраннары артында түгел. Иң яхшы ял – ул яңа тәэсирләр. Шуны истә тотып Олы Мишә авыл китапханәсе балалар өчен “көзге” күңелле һәм танып белү сәгатьләре үткәрде, аларның һәркайсы яшь укучыларның күңелен ачуга гына түгел, ә бәлки аларга ниндидер яңа, файдалы нәрсәләр белергә, нәрсәгәдер өйрәнергә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән иде. Каникулда китапханәнең яшь укучылары белән беррәттән, үсмерләр белән дә эш алып барылды. «Китап замогы сере» исемле әдәби сәгатьләребездә катнашып, гаҗәеп китаплар дөньясына сәяхәт итү мөмкинлеге туды, анда һәркемгә рәссам, әкиятче һәм супер Эрудит ролендә булу мөмкинлеге бирелде.


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар балаларда юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәр формалаштыруга ярдәм итә, аларны йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә белергә кирәк. Китапханәче яшь укучыларны җәяүлеләр, пассажирлар һәм велосипедчылар өчен кагыйдәләр белән таныштырды, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында сөйләүче кызыклы һәм файдалы китаплар табарга булышты. Балалар шулай ук «Угадай транспорт» викторинасында үз белемнәрен тикшерделәр.

16 ноябрь көнне Зеленодольск районының Осиново авылында тренер В.Е. Белоусова, педагог А. Р. Шәйхетдинов һәм ата-аналар ярдәмендә, балалар  кул көрәше буенча республика фестивалендә катнаштылар.


16
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Шул уңайдан район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең уртанчы сыйныф укучылары белән «Толерантлык – тынычлыкка юл» дип исемләнгән аралашу сәгате булып узды. Бер – береңә карата түзем булу – бүгенге көндә иң җитеп бетмәгән әйберләрнең берсе.


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Бүген, 15 ноябрь көнне, Баландыш төп мәктәбенең 5-9нчы сыйныф укучылары  сыйныф җитәкчелэре белән Казанда "Рәсәй-минем тарихым" дип исемләнгән тарихи паркка сәяхәт кылдылар. Алар үзләре өчен күп кызыклы тарихи мәгълүмат туплап кайттылар. Оештыручыларга зур рәхмәтлебез.

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан,Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.

Балаларның хокукый белемнәрен киңәйтү, бурычларны да, хокукларны да тормышта дөрес итеп кулланырга, бер-берсен хөрмәт итәргә, кеше хокукларын бозмаска өйрәтү максатыннан оештырылды. Бала хокуклары турындагы Конвенция белән танышканнан соң, укучылар төрле биремнәр эшләделәр, сорауларга җавап эзләделәр. Бурыч, вазифа, хокук кебек  төшенчәләрнең нәрсә аңлатканы турында фикер алыштылар, тормышта очрый торган  авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын уйладылар. Иң соңыннан викторинада катнашып, белемнәрен тикшереп карадылар. Балалар китапханәдән киләчәктә үзләре өчен кирәк булачак файдалы мәгълүмат алып киттеләр.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, халыклар бердәмлеге бәйрәме алдыннан,"Туган җирем- дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" дигән темага төрле милләт кешеләренең дуслыгын яктырткан чара булып узды.
Төрле милләт халыкларының җырлары, биюләре, уеннарын бер-берсен алыштырып торды. Без күп милләтле илдә, районда яшәвебез белән горурланырга тиешбез .

Теләчебездә төрле милләт кешеләре яши. Шуның өчен дә тынычлык һәм дуслык иң кадерлесе. Бер-беребезне хөрмәт итеп, килешеп яшәү зур бәхет, безнең көч – бердәмлектә.

Шушы көнгә Шармыш авыл китапханәсендә «Народы едины под солнцем России» күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә белән 2 нче ноябрьдән танышырга була. Укучылар Россиянең борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихи, икътисади, сәяси хәле турындагы күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныша ала. Күргәзмә китаплары безне авыр кризисның ерак тарихи чорына күчерә. Алар укучыларга төрле социаль төркемнәргә, милләтләргә, диннәргә караган барлык россиялеләрнең уртак тарихи язмышы һәм уртак киләчәге булган бердәм халык булуын искә төшерәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International