ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Мондый бәйрәм берничә ел рәттән үтә. Шуңа да елдан-ел үз осталыкларын күрсәтүче балалар саны да арта. Бу юлы да өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәренә йөрүче малайлар һәм кызлар, төрле милләт вәкилләре киемнәреннән киенеп, матур биюләр һәм җырлар, шигырьләр аша үзләренең осталыкларын  күрсәттеләр.

1 ноября көнне Теләче җирлекара китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, китап укучылар өчен “Татарстан – күпмилләтле дәүләт”, “В единстве народа - сила страны”, дип исемләнгән тематик күргәзмәләр оештырылды.

1 ноябрь көнне, танылган балалар шагыйре Нурулла Әхияр улы Гайсинның тууына 110 ел тулу уңаеннан, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Балачак иленнан килгән шагыйрь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Талантлы фронтовик язучы үлемсез шигырьләрен безгә мирас итеп калдырган, алар бүген дә укучыларның йөрәкләрендә яңгырый.

Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан 31 октябрь көнне Урта Мишә авыл мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Тарих эзен саклый җирдә, үткәннәр кайтавазы” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Авылдашыбыз, репрессия корбаны булган Гомәр Байчуринны искә алдык. Китапханәче “Татар әдипләре – репрессия корбаннары” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып, татар әдәбиятындагы күренекле шәхесләр арасында да репрессия корбаннары булган әдипләрнең исемнәрен атады. Үзләре дә шул үлем лагерьларын кичкән әдипләр: Рафаэл Мостафинның  “Репрессияләнгән татар әдипләре” китабыннан Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Фәтхи Бурнаш, Галимҗан Ибраһимов турындагы җан тетрәндергеч өзекләрне укыдылар.

Илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне ел саен 30 октябрьдә билгеләп үтелә. Сәяси репрессияләр-ул безнең ил тормышында ачы һәм куркыныч чор. Совет власте елларында сәяси мотивлар буенча массакүләм репрессияләргә миллионлаган кеше дучар ителде.

Шармаш авыл китапханәсендә 30 октябрь көнне Гаилә елына багышланган «Бабушки и дедушки – герои детских книг» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Ул барлык теләүчеләр өчен дә ачык. Әби – бабайлар һәр кеше тормышында бик мөһим кешеләр. Алар искиткеч хикәяләр сөйли, кызыклы әкиятләр укый беләләр. Ә балалар китапларында алар нинди – безнең әбиләр һәм бабайлар? Күргәзмәдә әбиләр һәм бабайлар бик мөһим роль уйнаган әсәрләр тәкъдим ителде. Китапларда мәхәббәт, балалар һәм оныклар арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрле аспектлары турында, ә иң мөһиме - буыннар арасында аралашу мөмкин булуы турында сөйләнелә. Моңа А.Лиханов, в. Осеева, Е. Пермяк, в. Астафьев, с. Прокофьева, Л. Лагин һәм башкаларның китапларын укыганнан соң инанырга мөмкин.

30 нчы октябрь - илебез тарихында Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә бу моңсу көнгә, сәяси репрессия корбаннарына багышланган "Татар әдипләре репрессия корбаннары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә репрессия корбаннарының авыр тормыш юлы үтүләре, аларның чыдамлыклары һәм илгә тугрылыклары турында бәян ителгән китаплар, матбугат материаллары урнаштырылды.

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 30 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Күңелләрдә калган мәңгелек яра” исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үттеләр. Бу кичәдә “Җәүһәр” клубында йөрүчеләр катнаштылыр.

30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көн түгел, ә сәяси репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән кешеләрне искә алу көне. Әлеге датага бәйле рәвештә,  29 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе Фаляхова А.Г. мәдәният йорты директоры белән берлектә, сәяси репрессияләр вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган «Онытылмый, һич  тә онытылмый, хәтерләрдә мәңге яңара” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.

Тамбур тәрҗемәдә чигү, рәсем тутыру өчен кулланыла торган чылбырны тегүне аңлата. Бу борынгы һөнәр күп халыкларда һәм милләтләрдә бар. Җепләрнең якты төсләре, буыннан-буынга тапшырыла торган орнаментлар, искиткеч эш техникасы ягымлылык һәм соклану уята.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International