ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Дуслык – теләсә  нинди байлыктан, алтын – мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала. Янәшәңдәякын дусларың булганда, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җинеп булмастай кыенлыклар да артта кала. Нәкъ шундый ышанычлы дусларны, нык дуслык хисләрен  Дуслык көне тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итә.

30 июль көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья дуслык көне уңаеннан исәптә торган балалар белән “Без һәрчак дус яшибез” дип исемләнгән чара үткәрделәр.Балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрелде, төрле кызыклы уеннарда да балалар бик теләп катнаштылар. Чара ахырында балалар асфальтка рәсем ясадылар.

Бу танышулар Арча районында булды һәм делегатлар составында мин, Баландыш мәдәният йорты директоры да бар идем. Өч көн дәвамында Арча районында оешманың “Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланышы” дигән темага күчмә утырышы булды. Җир шарының төрле почмакларыннан: Саратов, Ханты-Мантийский, Кыргызстан, Самара, Польша, Белорусия, Австралия һәм башка 13 чит өлкәдән килгән милләттәшләребез белән дуслаштык. Кунаклар Арча шәһәре, пед.көллият, музейлар,Ташкичү, Яңа Кишет, Кушлавыч, Яңа Кырлай авыллары, андагы фольклор төркемнәре, мәдәният һәм йолалар белән таныштык.

Ял вакытын телевизор, компьютер каршында гына уздыру тугел, ә күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан уздырылган бу очрашуларга яшьләр бик теләп катнашалар. Ярышларда җиңүче һәм җиңелүче төшенчәсен кулланмыйча, бары тик дуслыкны гына девиз итеп кую төп максатларның берсе.

Әле­ге көн ва­кый­га­лар ка­лен­да­рен­дә иң яшь бәй­рәм­нәр­нең бер­се бу­лып са­на­ла. Бу да­та­ны бил­ге­ләп үтү тра­ди­ци­я­се Көнь­як Аме­ри­ка­да бар­лык­ка кил­гән. Дус­лар бе­лән бил­ге­ле бер көн­не, бил­ге­ле бер сә­гать­тә оч­ра­шу - нәкъ ме­нә шул як­лар­дан кил­гән га­дәт. Рәс­ми рә­веш­тә дус­лык кө­не 2011 нче ел­да ка­бул ител­гән.

Бүгенге көн Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында Ха­лы­ка­ра дус­лык кө­не бу­ла­рак узды. Бу көнне безгә кунакка Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы бүлегендә эшләүче социаль педагог Гайнутдинова Ф.Т. килде, ул зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балаларга дуслык турында әңгәмә оештырды, уеннар уйнатты, аннары күмәкләшеп төсле акбурлар белән рәсем ясау ярышы узды.

Табигать  безнең  яшәү чыганагы. Аны якларга һәм сакларга кирәк. Китапханәче шул турыда әңгәмә алып барды. Әлеге чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар.

26 июль көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан торак йорт каршындагы балалар мәйданчыгында, ачык һавада «На скамейке летним днём, книжку в руки мы берём!» дип исемләнгән кычкырып укулар циклы оештырылды. Биредә һәр бала үзенә ошаган әсәрдән табигать турында өзек укый алды. Соңыннан укылган китаплар хакында фикер алышу үткәрелде. Әлеге укулар циклының максаты: балаларның җәйге ялын күңелле итеп оештыру гына түгел, аларның күзаллауларын киңәйтү һәм китапханәгә яңа укучылар тарту да иде.

В Шадкинским сельском поселении Тюлячинского района, начальником Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ Кадыровым Б.И. был проведен приём граждан. 

Целью данного мероприятия было разъяснение законодательства о защите прав потребителей, повышение потребительской грамотности населения, информирование граждан о важнейших механизмах государственной и общественной защиты потребительских прав.

 Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә

Балалар татар халык уеннарын бик яратып уйныйлар.Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – хәрәкәтле уеннар,йөгерүле, сикерүле, ыргытулы һ. б. шундый төрләргә бүленәләр. Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша,сәламәтлекләрен ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Ана теле шөгыльләрендә без балалар белән “Күз бәйләш”,“Оясыз күке”, “Куян”, “Казлар-аккошлар”, “Җиз бүкән”, “Песи һәм тычкан” һ.б. хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Хәрәкәтле уеннар арасында ярышка нигезләнгән, ярыш элементлары булган спорт уеннары билгеле бер урын алып тора. Безнең 3нче номерлы балалар бакчасында спорт уеннарының милли варианты буларак, җылы яз көннәрендә яисә җәй башында кече Сабантуй уеннары үткәрелә- көрәш, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, агач кашыкка йомырка салып йөгерү, кашык белән су ташу, биеклеккә сикерү, тизлеккә йөгерү, ат чабышы,капчык сугыштыру кебек ярышлар оештырабыз. Спорт уеннары ярдәмендә балаларда җитезлек, өлгерлек , тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбиялибез.Балалар спорт уеннарын бик яратып уйныйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International