ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2024 ел
җомга

Район хуҗалыклары кырларында урып-җыю эшләре бара. 2024 елның 22 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан «Шарафиев Р.З.» шәхси хуҗалыгы белгечләре белән берлектә кырларда комбайннарның эшенә агымдагы тикшерү уздырылды. Хуҗалык кырларында барысы 2 берәмлек ашлык җыю комбайны эшли. Тикшерү барышында комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

    

Бу символ дәүләтебезнең көчен, бердәмлеген һәм бөеклеген гәүдәләндерә.

Без күпмилләтле мәдәниятебез, Бөек казанышларыбыз һәм ата-бабаларыбызның гаҗәеп батырлыгы белән горурланабыз. Бүген Ак-зәңгәр-кызыл триколор Россиянең барлык почмакларында җилферди, безне бердәм куәтле милләткә берләштерә.

22 августта Россия флагы көне уңаеннан Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән «Илемнең флагы – минем флаг» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.


20
август, 2024 ел
сишәмбе

«Добродело» иҗтимагый файдалы Хәйрия фонды Теләче муниципаль районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм хатыннары өчен хәйрия акциясе үткәрде.


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу - яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара. Яңа уку елы якынлашканда бу тагын да ачыграк күренә кебек.

10 август көнне Теләче авылының «Җиңү аллеясы» нда Хәрби һава көчләре көненә багышланган тантаналы чара булып үтте.

2024 елның 7 августында Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе  базасында физика укытучылары секциясе эше узды. Районның физика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында  методик берләшмә җитәкчесе Шакирова Альфия Зуфаровна  таныштырды.Районның һәр укытучысы 2023-2024 нче уку елында булган эшчәнлеген чагылдырып чыгыш ясады. Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең методисты Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна физика фәне укытуда булган яналыклар,укытучылар өчен оештырылачак укулар турында сөйләде.Шулай ук  киләсе уку елына куелган бурычлар һәм эш планы белән таныштырды.

Секция эшенә йомгак ясаганда, барлык катнашучылар да каралган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм вакытында булуын билгеләп үттеләр.

8 нче август көнне  Теләче  урта мәктәбендә математика укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Районның математика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында  методик берләшмә җитәкчесе Юнусова Розалия Рафкатовна  чыгыш ясады.

   9 нче август көнне Олы Мишә урта мәктәбе базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренең секция утырышы булып узды. Секция эше педагогик хезмәткәрләрнең район август киңәшмәсе кысаларында узды. Утырышның темасы «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартын һәм мәктәпкәчә белем бирүнең Федераль белем бирү программасын исәпкә алып, тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән үзара хезмәттәшлекнең заманча формалары». Секция эшендә балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты.

9 август көнне Теләче урта мәктәбе базасында "Яңартылган ФГОС һәм ФООПНЫ гамәлгә ашыру шартларында заманча белем бирү технологияләрен куллану аша тарих һәм җәмгыять белеме предметлары буенча белем бирү нәтиҗәләренең сыйфатын арттыру» темасына мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының РМБ секция утырышы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International