Чарага Теләче гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары чакырылды. Укучылар игътибарына Л.Н. Толстойның иҗатына багышланган презентация, «Война и мир» әсәре буенча эшләнгән буктрейлер күрсәтелде. Укучылар викторина сорауларына актив җавап бирделәр һәм «Зеркало русской души» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Балаларга юл йөрү куркынычсызлдыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең төп бурычларының берсе. Иске Җөри балалар бакчасында балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче чаралар үткәрелә. Менә бүген дә хезмәтне саклау айлыгы кысаларында, балалар белән “Ни өчен? Нәрсәгә? Ничек?” дип исемләнгән күңелле уен-викторина булып узды. Балалар пазллар җыйдылар, табышмакларга җавап бирделәр, эстафеталарда катнаштылар.
Тикшерүдә Үзәк һәм Әбде мәктәпләре укучылары катнашты.
Тикшерүнең төп максаты: 15 яшьлек укучыларның (2002 елда туган балалар) математика, уку һәм география, биология, физика өлкәсендә осталыкларын бәяләү иде.
Барыгы 23 районнан укучылар катнашты.
17 апрель көнне Үзәк урта мәктәбендә Кукмара, Биектау, Балтач, Арча, Әгерҗе муниципальрайоннарыукытучылары эшләде. Курстан тыңлаучылар 5 нчесыйныфтаинглиз теле дәресен карап, анализладылар (укытучылары Фәхретдинова Альбина Хәйдәр кызы).
17 апрель көнне өстәмә белем бирү педагогы Габдулхакова Алисә Габделхәбир кызы Казан шәһәрендә уздырылган “Өстәмә белем бирүдә сәнгать юнәлешенең программа- методик тәэмин ителеше” дип исемләнгән республика семинарында катнашып кайтты.
17 апрель көнне рус теленнән диктант язсалар, 19 апрельдә әлеге фәннән грамматик биремнәр эшләделәр. Эшләр федераль дәрәҗәдәге биремнәр буенча эшләнелде һәм бердәм критерияләр буенча тикшерелде.
Акциянең максаты – ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру. Акциядә 10 ата - ана катнашты.
16 апрелдән 20 апрелгә кадәр Теләче урта мәктәбе базасында 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек уңаеннан тест фәннәре буенча имтихан тапшырып карау булды. Барлыгы 251 укучы катнашты. Нәтиҗәләр 10 көннән билгеле булачак дип көтелә.
Балалар иҗат үзәгеннән түбәндәге номинацияләр буенча катнашучылар түбәндәгеләр: бию коллективлары: “Сюрприз” – җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы, “Асылташлар” – Касимова Ләйлә Илмаз кызы, “Балкыш” – Габдулхакова Алисә Габделхәбир кызы; “Мода театры” номинациясендә “Башкорт бизәкләре” һәм “Осетия матурлыгы” – җитәкчеләре Шаипова Раъно Исам кызы. “Сәнгатьле сөйләм” номинациясендә Махмутова Диләрә - җитәкчесе Махмутова Зөлфия Шамил кызы, Самигуллина Зилә – җитәкчесе Сахабиева Люция Заһид кызы, “Декоратив –гамәли сәнгать” номинациясендә- өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Гөлия Рашат кызын билгеләп үтәсе килә.