ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Аның  өчен һәрбер әйбер дә  яңалык: кояш, яңгыр, курку, шатлык. Бөтенебезгә дә билгеле булганча 5 яшьлек балаларны “почемучкалар” дип тә әйтәбез.  Бала мөстәкыйль рәвештә генә бөтен сорауларга да җавап  табып бетерә алмый, педагоглар ярдәмгә килә.Теләченең 3нче балалар бакчасында  сораулар, логик фикерлүне үстерү, проблемалы ситуацияләрне модельләштерү, ягъни проблемалы өйрәтү  методы  бик киң кулланыла.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Апрель ае чисталык таләп итә торган ай. Бөтен дөнья яшәрә, яшелләнә. Ләкин табигать уяну белән без дә  игьтибарсыз калмаска тиеш. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыештыру, карлар тарату безнең язгы иң мөһим эшләр. Лесной балалар бакчасында да коллектив белән җыелып өмәгә чыктык. Бакча тирәсендә кипкән җирләрне  себереп, чүпләрен түктек, чәчәк клумбаларын чистарттык, карлар тараттык. Бергә эшләгәндә  күңелле, эшләгән эш тә күзгә бик тиз күренә. Бакча тирәсе чиста булгач, матурланып китте, кешеләр килгән вакытта да рәхәт.

Билгеле булганча, сәламәтлек  кеше  бәхетенең нигезе: саулык булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша,  хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән  канәгатьлек ала. Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары уку елы дәвамында балаларны физик яктан үстерү, аларның сәламәтлеген ныгыту, балалар һәм аларның әти-әниләрен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча максатчан эш алып баралар. Бу көннәрдә дә, балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, “Без – сәламәт яшәү рәвеше өчен” атналыгы уза.

17 апрель 2018 ел көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булып узды. Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән граңданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафкәть Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкинага мөрәҗәгать иттеләр. Гүзәлия Тәлгатовна мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, файдалы тәкъдимнәрен җиткерде һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и  выплачивающих ее в «конвертах»  в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда». 

18  нче  апрель  көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  6 нчы  сыйныф  укучылары математика фәненнән     бөтенроссия тикшерү эшләре  яздылар. Бөтенроссия тикшерү эшләре  укучыларның математикадан  әзерлекләрен тикшерү  максатыннан үткәрелде. 6   нчы  сыйныф  укучылары    барлык  биремнәрне дә үтәделәр. 

Баландыш төп мәктәбе укучылары Галлямов, Гарипова  һәм Заһидуллина, Низамов һәм Галимов төрле номинацияләрдә призлы урыннар алды. (Җитәкчеләре Гилазова Э.Р., Заббарова Г.Н.)

Бу акция Түбән Новгород өлкә балалар китапханәсе тарафыннан, язучы Максим Горькийның 150 еллык юбилее уңаеннан игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International