Өстәл уеннары - балаларда эрудицияне үстерә, сүз запасын тулыландыра, логик фикерләүне яхшырта, шулай ук китапханәдә күңелле һәм кызыклы ял итүнең яхшы ысулы да. Шармыш авыл китапханәсендә өстәл уеннарына багышлап китапханәче Борынгы Мисырдан безнең көннәргә кадәр өстәл уеннары барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар «Саша и Маша», «Приключения непоседы» басмаларында урнаштырылган уеннар уйнадылар.
Без китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре ел саен җәйге каникул чорын көтеп алабыз, даими китап укучыларыбызның да, җәйгә генә кайткан балаларның да буш вакытларын файдалы үткәрү максатында төрле кызыклы мәдәни чаралар оештырабыз.
Күптән түгел авылдашыбыз сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты һәм без аны балалар белән аралашырга батырлык дәресенә чакырдык. Укучылар якташларын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм Россия хәрбиләренең батырлыклары, хатларыбыз сугышчыларыбызга ярдәм итәме дигән сораулар бирделәр. Балалар алгы сызыктагы эш көннәре, хәрби махсус операциядә катнашу турында белделәр.
Урта Мишә авыл китапханәсендә “Яңа китап белән сыйланыйк” дип исемләнгән әдәби пикник үткәрелде. Пикник нәкъ менә кычкырып китап укудан башланды да. Балалар шигырьләр һәм әкиятләрне рольләргә бүлеп укыдылар. Китаплар укыганнан соң, төрле конкурсларда катнаштылар, кызыклы журналлар белән таныштылар, әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
11 июль көнне Теләче муниципаль районының ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 08 августында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
2024 ел РФ Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнвар көнне Мәскәүдә ВДНХда Гаилә елын ачу тантанасы узды. Чараның кульминациясе булып Бөтенроссия гаилә учагы кабызылды.
Хөрмәтле райондашлар, 27 июль көнне Баландыш авылында узачак “Блогерлар Сабан туе +Түгәрәк уен” фольклор бәйрәмендә районыбызның иң оста чалгычылары катнашында икенче тапкыр “Чалгы ярышы” узачак!
19 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасында ашлык сугу комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Айдар авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә туган як киңлекләре буйлап сәяхәт кылдылар. Вакытлар узу белән барысы да үзгәрә, яңалары барлыкка килә һәм, әлбәттә, барлык балаларга да үз авыллары тарихындагы үзгәрешләр турында белү кызыклы. Күңелле сәяхәтне оештыручылар балаларга элек авылда нәрсә һәм ничек булганы турында рәхәтләнеп сөйләделәр. Балалар авыл, чишмә тарихы белән таныштылар, кече ватанга багышланган шигырьләр яңгырады һәм татлы призларга ия булдылар.