Бакчага 22 әти-әни кунак булып килде. Балалар әти-әниләрен котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Үзләре ясаган открытка һәм үзләре су сибеп үстергән гөлләр бүләк иттеләр.Бәйрәмнең икенче өлеше спорт ярышлары белән дәвам итте. Бер команда әниләр, икенче команда әтиләр командасы булып төрле ярышларда катнаштылар.Мәсәлән: бәрәңге утырту, гномнар, игезәкләр, градусник, туп җибәрү, хуҗабикә уеннары. Ахырдан дуслык җиңде. Һәр гаиләгә дә бәйрәм ошады.
Ел дәвамында, мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлегенә бәя бирелеп барылды, урыннар чыгарылды. 2017 елның эш нәтиҗәләре буенча Айдар мәдәният йорты беренче урынга чыкты.
Китапханәдә әлеге көнгә багышлап «Проносит времени река его творенья сквозь века» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Әлеге күргәзмә Л.Н. Толстой иҗаты һәм тормышы белән таныштыра. Мәгълүмати сәгать, башлангыч сыйныф укучыларны язучының тормыш еллары, биографиясе белән таныштырды, Л.Н. Толстойның «Девочки и стрекоза», «Волк и кость», «Баба и курица» дигән әсәрләре кычкырып укылды. Алга таба без «Узнай из какого произведения данный рисунок» дип исемләнгән уен уйнадык һәм укучылар сорауларга җавап бирделәр.
Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен яз һәм әниләр турында шигырьләре, җырлары, биюләре белән шатландырдылар һәм төрле музыка коралларында көйләр башкардылар. Бүләкләрсез нинди бәйрәм инде ул! Балалар бәйрәмгә килгән әниләрен һәм әбиләрен үз куллары белән ясалган бүләкләре белән дә сөендерделәр. Барлык әзерләнгән бүләкләр дә бик үзенчәлекле иде.
Бугенге бәйрәм иртәләре балалар бакчасы тормышына яз хисе белән тулыландырды.
6 нчы март көнне Теләче урта мәктәбе укучылары район китапханәсендә “ Солдат хатларын уку “ кичәсендә катнашып кайттылар. Бу матур кичәгә хазерге вакытта армия сафларында хезмәт иткән егетләрнең әниләре чакырылган иде. Армия сафларында хезмәт итүче районыбыз егетләре язган матур хатларны бергәләп уку әниләр һәм укучылар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды. Райондаш егетләребезгә исән – сау хезмәт итеп, туган ягыбызга кайтуларын теләп калабыз.
5 марта 2018 года в кабинете руководителя Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района прошло предварительное обсуждение проекта «Спортивный парк».
Бүген Теләче 3-нче номерлы балалар бакчасында “8- март” бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәләре башланып китте. Балалр әниләрне, әбиләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне ихластан бәйрәм белән котладылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Кичәгә уллары бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган Теләче авылында яшәүче солдат әниләре чакырулы иде. Солдат әниләре белән очрашу кичәсен уздыру китапханәдә матур традициягә әйләнде. Бу көнне солдат әниләренә багышлап матур җырлар җырланды, биюләр биелде, Гатиятов Р.Р. җитәкчелегендә “Юный армеец” чыгыш ясады, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан котлаулар яңгырады. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Кичәгә багышлап презентация, күргәзмә эшләнде.
2 март көнне Балалар иҗат үзәгенең “Серле ятьмә” түгәрәгенә йөрүче Махмутова Диләрә Дамир кызы, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габделхак кызы җитәкчелегендә, VII нче “Минем гаиләмнең тарихы, ил тарихында” дип исемләнгән Республика күләм фәнни – гамәли конференциядә катнашып җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.