5 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары белән «Татарстан Конституциясе - төп закон...» дип исемләнгән аралашу сәгате булып узды. Балалар Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән вакытта аның күпмилләтле халкының хокуклары, гарантияләре һәм мәнфәгатьләрен яклаучы төп закон икәнен белделәр. Китап укучылар китапханәче белән бергә кешенең тормышка, иреккә, белемгә, һөнәр сайлауга, ял итүгә, торакка булган төп хокукларны укыдылар, республиканың дәүләт символларын искә төшерделәр.
Халыклар бердәмлеге көне — безнең данлы тарихыбызны искә алу, ватанпәрвәрлек гореф-гадәтләрен гәүдәләндерү, Россиянең күпмилләтле халкы хаклы рәвештә горурлана торган уртак максатлар тирәсендә үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек символы. 2 ноябрьдә Айдар авылы китапханәсендә әлеге истәлекле көнгә багышланган «Бердәмлектә Ватан көчле» дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аралашу сәгате үткәрелде.
1 ноябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы буенча «Туган ягым - Татарстан» дип исемләнгән әдәби-квест үткәрелде. Чара программасы укучыларны туган як мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән мавыктыргыч станцияләр аша таныштыруны максат итеп куйды. Квестның беренче станциясе «Татарстан флагы» дип исемләнде. Анда укучылар Татарстан флагындагы төсләрнең мәгънәсен һәм символикасын өйрәнделәр.
Ул безгә бердәм булуның, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итүнең мөһимлеген искәртә. Бу көн илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы гореф-гадәтләрен дәвам итү символы булып тора. Ул тынычлык, иминлек һәм бәйсезлек өчен бердәмлекне чагылдыра. 3 нче ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татулыкка ни җитә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар бердәмлекнең әһәмияте, халыклар арасындагы дуслык һәм татулык турында фикер алыштылар.
Хөрмәтле теләчелеләр! Сезне республиканың төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. Конституция-Татарстанның тынычлык, татулык һәм тотрыклы үсеш нигезе, һәр гражданның хокуклары һәм ирекләре гаранты ул. Сезгә сәламәтлек, бәхет, эшләрегездә уңышлар һәм республикабызның чәчәк атуын телим!
“Бердәмлек” төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек һәм татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына һәм мөстәкыйльлегенә китергән. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һәм башкалар. Алар барысы да үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. 2 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре бердәмлек көне уңаеннан “Бердәм халык – бердәм дәүләт” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чарада төрле сыйныф укучылары катнашты, алар бәйрәм тарихы белән таныштылар. Мондый чаралар халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, бердәмлек һәм аңлашу атмосферасын булдыруга ярдәм итә.
Бу көн гражданлык бердәмлеген, тарихи дәвамчанлыкны һәм күпмилләтле халыкның бердәмлеген символлаштыра, төрле дин һәм милләт халыкларын берләштерә. Әлеге дата уңаеннан 1 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Бергә булыйк, бердәм булыйк” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Бу чаралар халыклар арасындагы дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын!
Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа һәм ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Чара барышында катнашучыларга авыр чакларда бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәскә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауның мөһимлеге турында сөйләшелде.
1 ноябрь көнне балаларның көзге каникул чорын күңелле үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә «Дуслык ярминкәсе» исемле конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чараның максаты - балаларда дуслыкның үзара мөнәсәбәтләрнең иң мөһим сыйфаты икәнен аңлату. Программа барышында балалар төрле конкурсларда һәм кызыклы уеннарда катнаштылар. Уеннар дуслыкны ныгыту, командалык рухын үстерү өчен бик файдалы булды. Чара ахырында ике команданың да нәтиҗәләре тигез булуы һәм дуслыкның җиңүе ачыкланды.
Ноябрь аенда бу иҗат бәйрәме тамашачыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итә.1 ноябрь көнне Шәтке авылы яшьләре үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Ә 2 ноябрь эстафетаны Иске Җөри авылы яшьләре кабул итеп, тамашачыларга үз талантларының яңа якларын күрсәтте.