ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

21 нче сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 сыйныфында  ”Чишмәләрне саклагыз!” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Әлеге чарада укучылар авылдагы чишмәләрнең күп булуы, җир астыннан чыккан чишмәләрнең һәркемгә сафлык, матурлык бирүе турында фикер алыштылар. Һәр чишмәнең тарихы белән танышып, үз моңы, үз юлы булуын белделәр. Чишмәләрне һәрвакыт сакларга, алар тирәсенә чүп-чар ташламаска кирәк!

Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләре казанлыларга ашлык, ит, сөт, бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендер ише яшелчәләр тәкъдим итсә, авыл җирлекләреннән килгән җитештерүчеләр бакча, урман җимешләре, умарта балы, төрле кайнатмалар, тозлыклар белән сәүдә итте. 1 октябрь – Өлкәннәр көне якынлашканда күрсәтелгән әлегедәй кадер-хөрмәткә  өлкәннәребез аеруча рәхмәтле булып калды.

 Мәгълүм булганча, Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Шунысы мөһим: мәркәзебез Казан да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен бары тик твоя-россия.рф сайтына кереп,  Казан һәм аның истәлекле урыннарын (Казан Кремле һәм Казан федераль университеты) гына күрсәтергә кирәк. Олы Мәтәскә балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр дә тавыш бирүдә актив катнашты.  Казаныбыз өчен тавыш бирүдә барыбыз да актив катнашыйк! 

    21 дән 22 сентябрьгә хәтле ТР Лениногорский муниципаль районы ҖЧҖ «Лениногорская»Агрофирмасы»нда Республика күләм сукачылар конкурсы – туфрак эшкәртү осталыгы ярышы уткәрелә. Конкурс санап киткән максат белән уткәрелә:

С этой целью работники культуры села Ачи провели ряд мероприятий, направленных на привлечение молодежи к участию в противодействии терроризму. Это час информации, на которых работники культуры  разъяснили сущность терроризма и его общественную опасность, презентации, стенгазеты, плакаты антитеррористической направленности.Был проведен конкурс рисунка " Молодёжь за культуру мира против терроризма". С особой активностью и чувством сопричастности к глобальной проблеме современного мира ребята подошли к оформлению рисунков. Лучшие работы были отмечены небольшими подарками.

Дәрес барышында укучылар изгелек төшенчәсе турында фикер алыштылар, изге сүзләрдән торган чәчәк төзеделәр.

2016 нчы елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә “Балага китап бүләк ит!” Бөтенроссия хәйрия акциясенә старт бирелгән иде. Битараф булмаган һәр кешегә, яңа китапларга мохтаҗ булган балаларга исемлек буенча адреслы һәм файдалы бүләк ясау мөмкинлеге бирелде.

Кирәкле китапларның исемлеген урнаштырып, әлеге акциядә Теләче Үзәк балалар китапханәсе дә катнашты. Мәскәүдән иганәче Муркин З.И. безнең китапханәне дә сайлап алды һәм 15 данә китап җибәреп укучыларга зур бүләк ясады. Китаплар китапханәгә посылка белән 20 сентябрь көнне килде. Акциянең вакыты чикләнмәгән, һәм аңа теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин.

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ак калфак " фольклор коллективы "Печән өсте" күренешенә репетиция үткәрә.

Әзгә кызыгып күптән коры калма” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. 2005 елдан гамәлгә кергән Федераль закон нигезендә, аерым категория кешеләрнең социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукы бар. Бу – кыйммәтле дәвалау кирәк булган кешеләргә үзенә күрә дәүләт ярдәме. Авырып китсәң,755 сумга гына бер айга җитәрлек дару алып булмый. Дәүләт биргән мөмкинлектән файдаланып, һәркем отышлысын сайларга тиеш. Социаль пакетны сайлау өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International