Соңыннан Ш.Перроның “Золушка” филҗмы күрсәтелде.
На ней представлены книги, помогающие осознать прелести школьной жизни. Выставка привлекает посетителей газетой, нарисованной специально к первому сентября нашей постоянной читательницей Колбасовой Ксенией ученицей 6 класса.
1 сентябрь-Белем бәйрәме көне кояшлы да, яңгырлы да, моңсу да , шатлыклы да була. Бүгенге белем көненең яңгырлы булуына карамастан, Олы Мишә урта мәктәбендә бәйрәм бик күңелле үтте. Чөнки безнең укучыларыбызны якты, матур, яңача төзекләндерелгән мәктәп каршы алды. Белем бәйрәме белән котларга Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нәгим улы, район мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна һәм башка хөрмәтле җитәкчеләребез килгән иде. Мәктәп директоры Сафин Айнур Солтангали улы, килгән мөхтәрәм кунаклар беренче сыйныфларны, укучыларны, мәктәп коллективын яңа уку елы белән котлап, уңышлар теләделәр.Ә укучыларыбыз үзләренең рәхмәт хисләрен матур җыр, дәртле бию, сәнгатьле шигырьләре аша җиткерделәр. Бәйрәмнең күрке булып 1 нче сыйныфка укырга килүче 7 укучы булды. Алар тырышып укырга, илебезнең, Республикабызның ышанычлы алмашчылары булып үсәргә сүз бирделәр.
Чарада республиканың кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча ТР Чемпионатында 3 нче урын яулаган, һәм балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров кул астында шогыльләнүче 2005/2006 елгы яшүсмерләрне бүләкләделәр. Тәбрикләү сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин җиткерде, яшь футболчыларга яңа формалар, аларның тренерына футбол туплары тапшырды.
Айдар авылы китапханәсендә татар әдәбияты тарихында тормыш һәм иҗат юлы катлаулы булган язучы И.Салаховның тууына 105 ел тулуга багышлап «Тайгак кичүләрне кичкән ир» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә язучының әсәрләре, әдәби эшчәнлеге турында мәгълүматлар куелды.
Әлеге объкетны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов һәм башка җитәкчеләр дә катнашты. Паркны ачу чын бәйрәмгә әйләнде. Музей кырыенда паркка керү капкасы яныннан башлап, су буйлатып җыр-моң агыла, балалар мәйданчыгында сабыйлар мәш килә, спорт мәйданчыгында яшьләр ут уйната, хәтта ЗАГС та парк биләмәсенә күчкән бүген - матур бер пар язылышу күренешен күзәтеп була иде.
Айдар авылы китапханәсендә республикабызның мәдәни, сәяси һәм икътисади үсеше, тарихы турында мәгълүмат бирә торган, шулай ук Казанның истәлекле урыннарын, тарихын яктырткан китаплар урын алган «Татарстан-минем Ватаным» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Әлеге күргәзмә Татарстанның истәлекле һәм күркәм урыннарына мавыктыргыч сәяхәт ясарга, республикабызның бай мәдәни мирасын күзалларга, туган җиребезгә карата мәхәббәт һәм горурлану хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.
Бугенге кондэ 51 хужалыгы булган Караширмэ авылында190 кеше яши. Телэче тобэгенен тарихы белэн остэн – остэн генэ кызыксынып китсэн дэ, Караширмэ дигэн бик тэ серле – табышмаклы атамага юлыгасын. Татарнын ватаны, Казанны басып алу очен сугыш алып барган Патша гаскэрлэре очен, олы юл янэшэсендэге кечкенэ генэ авыл чын мэгънэсендэ тимер кара ширма булып тора. Уз динен, иманын саклау очен бу тобэк халкына бик купне кичерергэ, зур сынаулар аша узарга туры килсэ дэ, алар уз жирлэренэ берегеп кала, узе белэн санлашырга мэжбур итэ.