Агымдагы елның 17 октябрендә Теләче муниципаль районында МО РОГО ДОСААФта, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге хәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Питрәч муниципаль районы буенча бүлеге белән берлектә «С» категорияле Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына (тракторчы-машинист таныклыгына) имтиханнар кабул ителде. Гариза биргән 9 студент арасыннан 8 кеше имтиханга килде, аларга рөхсәт бирелеп, имтиханга кертелде. Теоретик һәм практик имтиханнарны барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Нигезләмә буенча, кемнәр имтихан бирә алмады, алар имтиханнарны җиде көн узгач, көне билгеләнеп кабаттан бирә алалар.
15 октябрьдә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 211 ел тула. Шул уңайдан Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе инициативасы буенча «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» ХIII төбәкара акциясе игълан ителде.
Акция кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре «Под парусом Лермонтовской поэзии» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Иске Җөри урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары шагыйрьнең биографиясе, иҗаты һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Аннары балалар шагыйрьнең «Утёс», «Молитва», «Ангел», «Тучи» кебек шигырьләрен тирән эчтәлекле итеп укыдылар. Бу чара укучыларга Лермонтовның иҗаты белән танышырга, аның поэзиясенең матурлыгын һәм тирәнлеген аңларга ярдәм итте. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә дә әзерләнде, анда шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында китаплар һәм материаллар тәкъдим ителде.
Әтиләр көне алдыннан “Әти белән бергә” акциясе Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен якты вакыйга булды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенә экскурсия, балаларга яңа белемнәр һәм һөнәрләр дөньясына ишекләр ачты. Мәктәп директоры Йосыпова Сарина Гафуровна яшь кунакларны ачык йөз белән каршы алды һәм аларга уникаль мөмкинлек – чын мәктәп дәресләрендә булу мөмкинлеген бирде.
Бу бәйрәм уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә “Әтиләр сүзе – күңелнең күзе” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмә укучыларны журнал битләрендә әтиләргә багышлап басылып чыккан язмалар белән таныштырды, аларның тормышыбыздагы әһәмиятен, мәхәббәтен һәм ярдәмен ассызыклады.
Чара югары дәрәҗәдә узды һәм катнашучыларга үз гадәтләрен аңларга ярдәм итте. Уен барышында катнашучылар яхшы гадәтләр формалаштыру һәм начар гадәтләрдән саклануның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Оештыручылар уен формасында балаларның файдалы һәм зарарлы гадәтләр турындагы белемнәрен тикшерделәр, төрле биремнәр һәм сораулар тәкъдим иттеләр. Балалар актив рәвештә катнашып, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Квест файдалы һәм күңелле узды, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм дөрес гадәтләрнең әһәмиятен аңлауга ярдәм итте.
Чарада катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшереп, төрле биремнәрне үтәделәр. Уен берничә раундтан торды, уенчылар язучыларның тормышы һәм аларның әсәрләре турында кызыклы фактларны искә төшерделәр. Уен барышында катнашучылар китапның төзелеше һәм структурасы буенча сорауларга җавап бирделәр, шулай ук укылган өзекләр буенча әсәрнең авторын һәм исемен билгеләргә тырыштылар. Чараның атмосферасы җанлы һәм иҗади булды, бу исә әдәбиятны яратучылар өчен белемнәрен арттыру һәм бер-берсе белән фикер алышу мөмкинлеге тудырды.
12 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсе «Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XIII төбәкара акциягә кушылды. Китапханәдә «Поэтический мир Лермонтова» исеме белән китап күргәзмәсе куелды һәм «Под парусом Лермонтовской поэзии» дигән кычкырып укулар оештырылды. Акциядә катнашучылар шагыйрьнең «Парус», «Смерть поэта», «Осень», «Посреди небесных тел…», «Небо и звезды», «Солнце осени» шигырьләрен, шулай ук «Мцыри» поэмасыннан өзекләрне яратып укыдылар.
12 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсе «Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XIII төбәкара акциягә кушылды. Китапханәдә «Поэтический мир Лермонтова» исеме белән китап күргәзмәсе куелды һәм «Под парусом Лермонтовской поэзии» дигән кычкырып укулар оештырылды. Акциядә катнашучылар шагыйрьнең «Парус», «Смерть поэта», «Осень», «Посреди небесных тел…», «Небо и звезды», «Солнце осени» шигырьләрен, шулай ук «Мцыри» поэмасыннан өзекләрне яратып укыдылар. Алар Лермонтовның иҗаты белән таныштылар, китапханәче шагыйрьнең кыска тормыш юлының ничек тәмамлаганы турында сөйләде. Лермонтов шагыйрь генә түгел, ә музыкант һәм рәссам да булган. Мондый акцияләр үсеп килүче буынны классикларыбызның әдәби һәм сәнгати мирасын өйрәнүгә җәлеп итә. Бөек шагыйребезнең шигырьләре бүгенге көндә дә яши, аларның яшьләр күңелендә чагылыш табуы аеруча да куандыра.
11 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында фетрдан китап кыстыргычлары ясау буенча «Китап дуслары» исемле мастер-класс узды. Китап дөньясы никадәр мавыктыргыч булса да, әсәрне башыннан азагына кадәр берьюлы укып бетерү һәрвакыт мөмкин түгел. Көтмәгәндә телефон шалтыравы яки кунаклар килүе еш кына укуны иң кызыклы урынында туктатырга мәҗбүр итә. Мондый очракларда китап кыстыргычлары ярдәмгә килә. Фетр — уникаль тукыма, чөнки аның кырыйлары сүтелми. Фетрдан ясалган эшләнмәләр җиңел һәм кызыклы, аларга битараф калу мөмкин түгел. Мастер-классның максаты — катнашучыларның үз куллары белән фетрдан матур китап кыстыргычлары ясау, иҗади белем алуда яңа тәҗрибә туплау һәм китапханәдә файдалы вакыт үткәрү. Бу чара катнашучыларга иҗади сәләтләрен үстерергә һәм китап укуга кызыксынуны арттырырга ярдәм итте.
Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Укытучы һөнәре һәр кешенең күңелендә тирән эзләр калдыра, чөнки һәркемнең беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе бар. Мәктәп еллары хатирәләре һәрвакыт күңелдә саклана, бу көнне яраткан укытучыларны котлау традициягә әйләнде.