ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Безнең җәмгыятьтә гаделлек, ачыклык һәм җаваплылык принципларын ныгыту өчен һәркемнең актив катнашуы мөһим. Бу, үз чиратында, коррупцияне киметүгә һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгын арттыруга зур ярдәм итәчәк. 9 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә хәзерге заман чиренә әйләнгән коррупция темасына багышланган “Строим будущее без коррупции” исемле мәгълүмати күргәзмә куелды. Күргәзмәдә укучыларга коррупция һәм ришвәтчелек проблемаларына багышланган вакытлы матбугат материаллары, шулай ук әдәбият тәкъдим ителде. Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция темасын тирән һәм күпкырлы итеп чагылдырган Н. В. Гогольның «Ревизор» һәм «Мёртвые души», А. Н. Островскийның «Бесприданница. Гроза», А. С. Грибоедовның «Горе от ума» әсәрләре дә урын алды. Бу әсәрләр аша укучылар җәмгыятьтәге әхлакый проблемаларны аңларга һәм аларга каршы торырга өйрәнә ала.

2025 елның 07 декабрендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге»бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 4 зона этабында катнашты.

Инвалидлар декадасы кысаларында Теләче үзәк китапханәчесе Имамиева Д.М. «Күңел җылысын бүләк итик» акциясе барышында мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылар белән очрашты. Ул һәркем өчен күңелгә якын, үзенчәлекле әдәбият сайлап алды, җанлы әңгәмәләр үткәрде, яңа әдәби әсәрләр тәкъдим итте. Мондый визитлар китаплар китерү генә түгел, ә өйдән сирәк чыгучылар өчен чын – чынлап аралашу һәм рухи күтәренкелек бүләк итү булды.

Ноябрьнең соңгы көннәрендә, бөтен ил иң кадерле кешеләребез — әниләребезгә рәхмәт сүзләре җиткергән мизгелләрдә үткәрелгән бәйрәм кичәсе чын мәгънәсендә йөрәкләргә якын һәм үзенчәлекле булды. Ул ана булуның чиксез мәхәббәттән генә түгел, тирән борчылу, горурлык һәм өмет белән дә тулган изге халәт икәнлегенә багышланды. Айдар авылы китапханәсендә «Дөнья ямьле әни булганга!» дип исемләнгән чарага Россия армиясе сафларында хезмәт итүче, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы уллары булган әниләр чакырылды.

9 декабрь – Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн халыкның үз каһарманнарын искә алу, бөек хезмәт казанышларын һәм героик еллар истәлекләрен яшь буын күңелендә яңарту өчен мөһим бер вакыйга булып тора. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбенең укучылары өчен «Батырлык ул – рухи матурлык» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрделәр.

29 ноябрь көнне район мәдәният йортында “Талантлы яшьләр — халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән районкүләм яшьләр фестиваленең гала-концерты зур тантана белән узды. Бишенче тапкыр үткәрелгән әлеге фестиваль яшьләрнең иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм үстерү өчен мөһим мәйданчык булып тора. Айдар авылы китапханәсенең “Матур сүз” берләшмәсеннән Фәнзия Фаляхова һәм Фирүзә Хасанова “Нәфис сүз” номинациясендә үзләренең осталыкларын күрсәтеп, лаеклы рәвештә икенче урынга ирештеләр. Аларның уңышлары һәм тырышлыклары муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хаҗинурович Хамидуллин тарафыннан югары бәяләнде һәм бүләкләнде. Әлеге чара яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен киңәйтүгә, рухи байлыкларын арттыруга һәм халкыбызның киләчәгенә ышаныч уятуга зур өлеш кертә.


8
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Кыш алдыннан ГЛПС вирусын (бөер синдромы белән геморрагик бизгәк) күчерүче кимерүчеләрнең активлыгы арта, чөнки алар өйләрдә һәм хуҗалык корылмаларында җылылык һәм азык эзлиләр. Илдә иң еш очрый торган авыру - бөер синдромлы геморрагик бизгәк.

Китапханәче Назипова Миләүшә белән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәмсевәлиевич бергәләп мөмкинлекләре чикле авылдашлары Гарипов Рәмис янына барып, аның хәлен белештеләр һәм күңел җылысын, игътибарын чагылдырган күчтәнәч пакетларын тапшырдылар. Әлеге очрашу – ихлас кайгырту һәм ярдәм күрсәтүнең чын мисалы булды.


7
декабрь, 2025 ел
якшәмбе

6 декабрьдә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы ТР гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында бадминтон буенча "Каләм сынавы" республика ярышларында катнашып, түбәндәге урыннарны яулады: өлкән төркем -1, кече төркем -2 урыннар. Шулай ук команда 17000 сумлык спорт инвентаре сатып алуга серификат алды. Тренерны (А.Ф. Заббаров) һәм бөтен команданы зур җиңүләре белән котлыйбыз , алга таба уңышлар телибез.

Чарада безнең районнан 2 финалист катнашты, алар  коррупциягә каршы кыйммәтләрне һәм хокукый грамоталылыкны пропагандалауга юнәлдерелгән инша һәм видеоролик тәкъдим иттеләр.

Теләче урта мәктәбенең 2А сыйныфы укучысы Әхмәтвәлиев Данияр Илнар улы 2нче дәрәҗә җиңүчесе дип танылды, җитәкчесе Әскәрова Фирдәүс Мәснәви кызы, Олы Мишә урта мәктәбенең шулай ук 2нче сыйныфы укучысы Гайнетдинова Инзилә Илфат кызы 3нче дәрәҗә җиңүчесе булды, җитәкчесе Габдрахманова Гүзәл Габделхәй кызы. Укучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Балаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗатларында, укуларында уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International