ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2025 ел
җомга

Урып-җыю чорында азык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге, авыл хуҗалыгы оешмалары кырларында тикшереп, профилактика эшләрен  даими рәвештә алып бара.


9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

8 октябрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә 1 сыйныф укучылары өчен “Китап тотып кулыма, чыктым белем юлына” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәчеләр балаларны яңа китаплар белән таныштырдылар, китапның һәрчак яхшылыкка өнди икәнлеген, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен сөйләделәр. Шулай ук дәрес барышында китапларны саклап тоту кагыйдәләре дә аңлатылды, бу исә балаларда китапларга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруда мөһим роль уйный. Укучылар үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар һәм ахырдан аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый чаралар балаларда укуга карата мәхәббәт тәрбияләүгә һәм белемгә омтылышны арттыруга ярдәм итә.

Шул уңайдан 8 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә шагыйрьнең гаҗәеп шигырьләр дөньясы буенча «Җәүдәт Дәрзаман иҗатында — балачак дөньясы» дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, шулай ук авторның кайбер әсәрләрен кычкырып укыдылар. Бигрәк тә «Караурман кунаклары» әкият-поэмасы балаларда зур кызыксыну уятты. Шагыйрьнең искиткеч матур шигырь юллары һәркемгә елмаю һәм яхшы кәеф бүләк итте. Мондый шигъри сәгатьләр балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

8 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә өлкәннәр өчен «Компьютер грамоталылыгы/ Компьютер белеме» дип исемләнгән дәреснең чираттагысы үтте. Өлкән буын заманча компьютерларда һәм телефоннарда эшләргә өйрәнеп, яңа кушымталар үзләштерә, айлык түләүләрне электрон рәвештә түләргә өйрәнә. Әлеге дәрестә катнашучылар интернеттан файдалану күнекмәләрен, шулай ук көндәлек бурычларны җиңеләйтә торган төрле программалар һәм кушымталар турында белделәр. Курслар заманча цифрлы технологияләр белән эшләгәндә куркуны, ышанычсызлыкны җиңәргә һәм аларны хәзерге тормышта кулланырга ярдәм итә.


8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Теләче 3 нче номер балалар бакчасында “Өлкәннәр”  декадасы кысаларында  “Юлда күренеп тор!” дигән акция үткәрелде.

Әлеге чара зурлар төркеме балалары аларның тәрбиячеләре Хафизова А. Р., Кыямова А. Н., Саетова Д.Р., Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе дәүләт инспекторы Л. Т. Кыямов, "ТР Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ оештыру-аналитика бүлегенең җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. беләнберлектә узды.


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бу дөньякүләм укытучыларның, мөгаллимнәрнең һәм укыту юнәлешендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән берлектә авыл мәктәбендә озак еллар укытучы һәм директор булып эшләгән Галиева Илхамия Шәйхеләгзәм кызын котлап, ныклы сәламәтлек, гаиләсендә иминлек һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Шулай ук укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре аның белем бирүдәге уңышларын һәм казанышларын искә алдылар.

«Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ДБУ «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» белән берлектә 2025 елның 15 сентябреннән 4 ноябренә кадәр «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивален уздыра.

Бу бәйрәмне күпләр яратып һәм көтеп ала, чөнки һәрберебезнең тормышында зур урын алып торган укытучылар бар. Укытучылар көне безнең һәрберебезгә кагыла, чөнки без барыбыз да кайчандыр мәктәптә укыдык, белем алдык һәм тормышка кирәкле фәннәрне үзләштердек. Безне бу белем дөньясына махсус кеше — укытучы алып керде! Бәйрәм уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучылар һәм укытучы образын ачучы, кызыклы һәм күңелле мәктәп тормышы турында сөйләүче, шулай ук төрле педагогик сорауларга кагылышлы китаплар тәкъдим ителде. Бу күргәзмә укытучыларның безнең тормыштагы ролен искә төшерү һәм аларның хезмәтенә хөрмәт күрсәтү өчен зур мөмкинлек булды.

Әлеге көн уңаеннан Олы Нырсы авыл җирлегендә «Көзге зирәклек кичәсе» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бу кичә тормыш турында хикәяләр, шигырьләр, музыкаль номерлар, уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, катнашучыларга күңелле һәм файдалы вакыт уздыру мөмкинлеге бирде. Бәйрәмнең ахырында чәй өстәле артында җыелып, өлкәннәр бер-берсе белән аралашып, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе куелды, анда сәламәт яшәү рәвешенә, өлкән яшьтәге кешеләрнең озак яшәү серләренә багышланган китаплар, журналлар, кул эшләре буенча киңәшләр, йорт хуҗалыгы алып бару өчен файдалы мәгълүматлар һәм үткән еллар фотосурәтләре төшерелгән альбом тәкъдим ителде. Әлеге чара яшь буын белән өлкәннәр арасындагы аралашуны ныгытуга ярдәм итә, җәмгыятьтәге бердәмлекне һәм хөрмәтне арттыра.

Картлык – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа күрә бу бәйрәм нәкъ менә шушы матур ел фасылында үткәрелә. Төрле урыннарда хөрмәтле өлкәннәребезне котлап, аларга бүләкләр тапшыралар. Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу көнне авылыбыз өлкәннәренә Айдар авылы җирлеге тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар. Өлкәннәр бу игелекле гамәл өчен зур рәхмәтләрен җиткереп, барысына да сәламәтлек, бәхет һәм зур уңышлар теләп калдылар. Бу чара өлкән буынга булган хөрмәтне һәм игътибарны арттыруга ярдәм итә, яшь буын белән аралашуны ныгыта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International