Өлкәннәр көне уңаеннан Алан авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Гомерләрнең алтын көзләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре һәм төрле берләшмәләргә йөрүче балалар өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга багышлап җырлар һәм нәфис сүзләр яңгыраттылар. Бәйрәмгә килүчеләр, бер-берсе белән җанлы әңгәмә корып, яшьлекләрен искә алдылар, күңелле истәлекләр белән уртаклаштылар. Чара ахырында өлкәннәребезгә ретро китаплардан торган тематик күргәзмә тәкъдим ителде, бу исә аларга яраткан әсәрләрен яңадан искә төшерергә һәм яшьлекләрен хәтерләргә мөмкинлек бирде. Кичә барышында җылы атмосфера хөкем сөрде һәм ул һәр катнашучыда күңелле хисләр калдырды.
Шул уңайдан Баландыш авылы мәдәният йортында, китапханә һәм мәктәп коллективы белән берлектә “Хөрмәтебез чиксез Сезгә, Өлкән буын!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр чын күңелдән әйтелгән теләкләр, рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Чарада үзешчәннәр һәм мәктәп укучылары башкаруында матур җырлар яңгырады, бу исә бәйрәмгә ямь өстәде. Чәй табыны янында өлкәннәр рәхәтләнеп җырлашып, аралашып, яшь чакларын искә төшерделәр, кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды, ул һәр катнашучыда җылы хисләр калдырды. Бу чара өлкән буынга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен зур мөмкинлек булды.
Китап укучыларыбыз бу хезмәт өчен китапханәчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Әлеге чара өлкәннәрнең рухи дөньясын баетуда, шулай ук яңа мәгълүматка булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә зур роль уйный. Китапханәчеләрнең активлыгы һәм игътибары, шулай ук китапларны өйләренә китерү хезмәте өлкән буын укучылары өчен бик мөһим.
3 октябрь көнне Сергей Есенинның тууына 130 ел тулу уңаеннан Әбде авылы китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә «Сергей Есенин белән очрашу» дип исемләнгән әдәби шигърият сәгате үткәрде. Сергей Есенин үзенең кыска гомере эчендә зур әдәби мирас калдырды.
Ел саен 5 октябрдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучының тормышта тоткан роле аеруча зур. Ул балаларга белем биреп кенә калмый, алдагы тормышка максатлар кую һәм аларга ирешу теләген дә сала. Укытучыларның катлаулы хезмәтләре мактауга лаек. Бәйрәм уңаеннан Баландыш төп мәктәбендә үзидарә көне уздырылды. Иртәнге линейкада укучылар мөгаллимнәрне бәйрәм белән котладылар. Аннары үзләре дәресләр үткәрделәр. Алар чын мәгънәсендә үзләрен укытучы итеп тоеп, бу хезмәтнең никадәр сабырлык таләп итүен аңладылар.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 09 октябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының коллективы, мобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм йөзеннән, «Барысы да Җиңү өчен» дип гуманитар ярдәм тапшырды. Хезмәткәрләр һәм педагоглар озак вакыт саклау продуктларын (тиз әзерләнә торган ашлар, чәйләр ), шәхси гигиена әйберләрен, перчаткалар җыйдылар.
Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.
Танып-белүгә корылган һәм гадәти булмаган китапларга күзәтү ясаганнан соң, балалар «Безнең кече дусларыбыз» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара барышында балалар төрле, гаҗәеп кызыклы хайваннар дөньясы белән таныштылар, тасвирлама буенча хайваннарны таныдылар.
Нәниләр китапханәче чыгышын тыңлап кына калмадылар, ә үзләре дә әңгәмәгә кушылып өйләрендә нинди хайваннар булуын сөйләделәр һәм аларның исемнәрен атадылар. Китапханәче балаларга теләсә кайсы йорт хайванын яратырга һәм аның да шундый ук җавап кайтарачагы турында аңлатты.
Кичә авылыбыз имамының Коръән укуы белән башланып китте, бу исә бәйрәмгә рухи яктан әзерләнү атмосферасы тудырды. Кичә башында авыл җирлеге башлыгы Фәрит Габдуллаҗан улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга бәхетле картлык һәм күңел тынычлыгы теләде. Шулай ук ООО “Агролак” җитәкчесе Фәрит Фарукович та үзенең изге теләкләрен җиткерде. Кичәнең төп геройлары – өлкәннәр – үзләре дә шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, бәйрәмнең күңелле атмосферасын тудырдылар. Авылыбызның спонсорлары ярдәме белән табын әзерләнде, анда һәркем рәхәтләнеп утырып, аралашып ләззәт алды. Бу кичә өлкәннәр өчен күңелле һәм истә калырлык вакыйга булды, аларның тормышына игътибар һәм хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеген искәртте.
Өлкәннәр көне датасы өлкән буын кешеләренә гомер юллары турында хәтерләтү түгел, әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, барлык өлкән буын кешеләренә туган илебезнең үсешенә керткән өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә яхшы мөмкинлек.