ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Элегрәк авылларда кием-салым, электр товары сатучылар күпләп йори иде.  Әле дә хәтеремдә, сатучының кыставына түзә алмыйча, фәлән мең сум акчаны түләп,  ирләр трикосы  тотып,  авызымны ачып карап   калдым. Әле җитмәсә, шул кешене  жәлләп,  бер кап чәй дә чыгарып бирдем.  Сатучы йорттан чыгып киткәч кенә, триконың андый бәядә тормаганын, акча янчыгындагы бөтен акчадан колак какканымны  аңлап,  алданганымны белдем...  Саный китсәң, минем кебекләр күпме!  Гомерендә бер тапкыр да алданганы булмаган  кеше сирәктер. Чөнки дөнья алдарлар, мошенниклар белән тулы. Берәүләр акчаны маңгай тирен түгеп таба, икенчеләре кеше алдап, ансат кына баю ысулын эзли.

Бу көнне бәйгедә Теләче №2 балалар бакчасынан да  музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфредовна, рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зөлфия Мидехатовна  һәм тәрбияче Мирзагаянова Гөлшат Илдаровна  катнашты. Алар  балалар белән төрле белем бирү өлкәләрендә эшчәнлекләр оештырып, комиссия әгъзалары каршында һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Эшчәнлекләр барышында конкурста катнащучылар үзләренең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү методикасы белән психологиясен яхшы белүләрен расладылар ,балалар да бик актив булдылар, кызыксынуларын күрсәттеләр.

Шул максаттан Шәтке авылы китапханәсендә балалар өчен "Кояшкай" иҗат берләшмәсе эшләп килә. Берләшмә членнары шигырь язарга, рәсем ясарга өйрәнәләр. Үзләре арасында төрле мастер - класслар үткәрәләр. 25 декабрь көнне балалар яңа елга багышлап рәсемнәр ясадылар. Китапханәдә шундый дәресләр вакытында балалар үзләренең талантларын ачалар, ирекле рәвештә бер - берсе белән аралашалар. Берләшмә членнары китапханәдә үткәрелгән һәрбер кичәдә актив катнашалар. 

“Хәтер” китабын  тәкъдим итте. Китап белән таныштылар һәм  үзләренең туганнарын  таптылар. Шөгаепов Даут 1908 елгы, Шөгаепов Борхан 1893 елгы, 1930 елда   йорт- җиреннән  мәхрүм итеп, сөргенгә  җибәрелгән.

 26 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Чыршы бәйрәме узды. Укучылар бәйрәмгә төрле кызыклы концер номерлары әзерләгәннәр иде. Бәйрәмебезгә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәмебезгә  Кыш бабай ,Кар кызы , Яңа ел һәм күп кенә  башка кунаклар килгән иде.Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак, ярты ел буена уздырылган иҗади конкурсларга  нәтиҗә ясау белән башланып китте. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннарга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен.Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!

26 декабрь көнне  Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә  Яңа ел бәйрәмнәре булып үтте.  Бәйрәмгә  укучылар бик ныклап әзерләнгән.  Бәйрәм    төрле  тамашалар, концерт номерлары, уеннар белән үрелеп барды. Укчылар чыршы тирәле җыр җырлап әйләнделәр, Кыш бабай  һәм Кар кызы, урман  җәнлекләре дә  бездә  кунакта  булып  китттеләр. Куңеллле итеп лоторея уены да уйнатылды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.Барыгызны да  якынлашып килүче  Яңа ел бәйрәмнәре белән!

28нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә  башлангыч сыйныфлар өчен Чыршы бәйрәме уздырылды . Бәйрәм чыршы янында уку алдынгыларын, олимпиадада катнашып, җиңүгә лаек булган укучыларны, сыйныфларны бизәгән , уенчыклар, костюмнар бәйгеләрендә җиңгән өчен бүләкләүдән башланды.Кыш бабай белән Кар кызы алдында шигырьләр сөйләү, яшел күлмәкле кунак тирәли уйнап – биеп җырлаулар, мавыктыргыч уеннарда катнашуга үрелде. Кочак-кочак бүләкләргә күмелеп нәниләр рәхәтләнеп бәйрәм итте!

Еллык отчеттан күренгәнчә МЭТ 722 баш тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда 134%, савым сыерлар башы 275 башка җитә һәм узган ел белән чагыштырганда 142% тәшкил итә. Ит җитештерү – 118%, сөт җитештерү 151% тәшкил итә. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләр Алексеев Ю.Г., Гиниятуллина А.С, Салахиев Р.М., Шарипов Р.Г. крестьян фермер хуҗалыкларында.

Җыелышлар чәй эчү һәм буләкләр тапшыру белән тәмамлана. Соңгы көннәрдә бүләкләр һәм күчтәнәчләр  Алан хуҗалыгында – 230, Нирус хуҗалыгында – 80, Игенче хуҗалыгында -77 эшчеләргә һәм хуҗалыкта эшләп киткән ветераннарга тапшырылды. Калган хуҗалыкларда да бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшыру дәвам итә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International