Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 81 еллыгына багышланган патриотик сәгать үткәрделәр. Шулай ук китапханәдә тематик күргәзмә эшләнде. Сталинградның батырлыгы - ул бөтен совет халкының даны һәм горурлыгы. Сталинград окопларында 2 миллионнан артык кеше фашизм белән батырларча көрәшкән. Узган гасыр сугышларының берсе дә Сталинград янындагы сугыш белән чагыштырырлык түгел.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге төркеме балалары “Алдынгылар хәрәкәте” символы Барсик белән бергә «Яшь геройлар батырлыгы»темасын ачтылар. Балалар Советлар Союзының яшь геройлары Леня Голиков, Марат Казей , Вали Котик һ .б. батырлыклары белән таныштылар. Хикәяләр укыдылар, презентация карадылар, рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрделәр.
Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында кыскача мәгълүмат бирү, балаларның танып белү эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерү, патриотизм, үз Ватаның белән горурлану хисе формалаштыру, туган илнең чын гражданы булуга омтылыш тәрбияләү максатыннан 3 нче февраль көнне яшьләр белән Баландыш авыл китапханәсендә «Без — илебезнең яшь гражданнары» дип исемлнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.
1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте.
3-5 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Баландыш төп, Иске Җөри, Олы Мәтәскә , Олы Мишә, Алан һәм Шәтке урта мәктәпләреннән 11 укучыдан торган команда катнашты.
2024 нче елның 7 нче февраленда Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Иске Җөри, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
1-4 февраль көннәрендә Мөслим районында 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы, Зәкиев Әзгам Хәмзә улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче, Үзәк урта мәктәбе укучылары яклады.
2 февральдә Алан авылы китапханәсендә “Тарихны үзгәрткән көрәш” исемле тарих сәгате үткәрелде. Илебез тарихында алтын хәрефләр белән мәңгегә язылган даталар бар.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 21 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Алдагы елларда сорау, зарлар күп булса, әлеге очрашуда мәктәп, балалар бакчасына ремонт мәсьәләсе генә күтәрелде. Яңа елга әзерлек буенча да баландышлылар республикада икенче урынны яулады. Биредә булдыра торган, актив халык яши. Алга таба да уңышлар телим. Төрле бәйгеләрдә, грантларда катнашуны арттырсалар, тагын да яхшы булачак.