ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Шәтке авылы китапханәсендә 19 сентябрь көнне "Кояшкай" берләшмәсенә йөрүче балалар белән  "Әкият иленең тылсымлы серләре" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде.  Әлеге дәрестә балалар  укыган әкиятләрен сөйләделәр. Аерым геройларга анализлар ясалды.
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар китаплар, журналлар һәм китапханә кагыйдәләре белән танышу максатыннан безнең китапханәгә килделәр. Алар зур кызыксыну белән балалар өчен булган китапларны, газеталарны һәм журналларны карадылар. 

18 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә драматург, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан "Драматург Таҗи Гыйззәт" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Татар театр сәнгате тарихында Т. Гыйззәт иң беренче нәүбәттә үзенең әдәби хезмәтләре - сәхнә әсәрләре белән данлыклы. 

Бу сәяхәттә китапханәче  балаларны  «Ялгыз кабер»  тарихы белән таныштырды. Соӊыннан балалар белән кабер тирәсен чүпләрдән чистарттылар.

18 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Терроризм – угроза обществу” дигән стенд ясалды.

Урта Мишә башлангыч мәктәбендә беренче сыйныф укучысы өчен кызыклы сыйныф сәгате үткәрелде.Бу сыйныф сәгате юл кагыйдәләренә багышланган иде.Салаватка беренче юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен аның өлкэн иптәше-4 сыйныф укучысы Сафиуллин Илмир аңлатты. Укучыларын белемнәрен ныгытуны урамда дәвам иттеләр. Алар укытучы апалары белән урам аркылы дөрес чыгу урынын, юл йөрү билгеләрен карадылар.
Балаларны ,мәктәп янәшәсендәге паркта, мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г каршы алды. Аннан балалар мәктәпнең эченә үттеләр. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта  мәктәп ашханәсендә чәй дән дә авыз иттеләр
Анда буклет, брошюралар куелды. Монда кеше күп йөри торган җирләрдә шикле пакет - сумкалар күргән очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат бирелгән, шалтырату өчен телефон номеры да күрсәтелгән
Ярышлар башланыр алдыннан китапханәче "Халык һәм спорт уеннары " китабына күзәтү ясады, балаларны уеннар тәртибе белән таныштырды.
Бүген уртанчылар төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре Шамсутдинова И.А, тәрбияче ярдәмчесе Миронова Г.П, татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М, физик үсеш инструкторы Насибуллина Л.Ш белән бергәлектә  табигать почмагына  көзге  экскурсиягә  чыктылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International