ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2015 ел
дүшәмбе
Митингта  сугыш һәм тыл  ветераннары, авыл халкы,  укытучылар коллективы һәм укучылар, килгән кунаклар катнашты. Чыгып сөйләүчеләр Җиңү бәйрәменең  иң кадерле бәйрәм булуын һәм бик күп корбаннар хисабына яулап алынуын тагын бер кат яшь буынның, митингта катнашучыларның исенә төшерде, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә чакырды. Сугыш кырларында ятып калучылар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
Бүгенге көндә Олы Нырсы Мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 1998-1999 нчы елгы кызлар һәм егетләр арасында Татарстан Республикасының җиңел атлетика буенча Х Спартакиадасының муниципаль этабына әзерлек бара. 
Бу концертта безнең Олы Мишә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары уңышлы гына чыгыш ясадылар. Аерым җыр буенча чыгыш ясаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәннәпова Ф.Җ   II  дәрәҗә Диплом,  ә “Давай за жизнь” биюе белән чыгыш ясаучы  укучылар  III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. 
9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган зур концерт булды.  Концертка  « Җиңүгә  иткән юллар” фестивалендә җиңгән Теләче урта мәктәбе укытучылар һәм укучыларының  коллектив номерлары кертелгән иде.Безнең мәктәп, зур концертта  уңышлы чыгыш ясап, беренче урынга  лаек булды. 
Бу  бәйрәмгә  җирдәге  тынычлык, зәңгәр  чиста  күгебез  өчен  үзләренең  тормышларын  биргән  тыл  хезмәтчәннәре  һәм  ветераннар  җыелган иде. Бәйрәмдә  сугыш турында,  Җиңү  турында  җырлар  башкарылды. Сугышта   һәлак   булучылар  истәлегенә  венок  куелды. Кунакларга  бәйрәм   бик  ошады.
Бәйрәмгә килгән тыл һәм хезмәт ветераннарына мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты үзешчән коллективлары концерт куйды. Укучыларга бәйрәмгә җыелган тамашачылар зур рәхмәтләрен җиткереп, бәйрәмне чәй табынында дәвам иттеләр.
9 Май көнне барлык халкыбыз Җиңү көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне бөтен кекше дә ветераннарны бәйрәм белән котлый. Тик кызганыч еллар үткән саен ветераннарыбызның гына саны кимеп бара. Бәйрәм алдыннан безнең балалар бакчасында Җиңү көненә карата чара булып узды. Бәйрәмгә Шакирова Миңнури әбине чакырдык. 
Әлеге бәйрәм-ярышны Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының физкультура буенча иструкторы Гарипова Гөлшат Илһам кызы алып барды. Ярышта бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. 
Бакчабызга йөрүче балалар бәйрәмнең төп кунаклары - Бөек Ватан сугышы тыл ветераннарына концерт программасы буләк иттеләр. Нәниләр сугышның бар ачысын үз җилкәләрендә тойган чал чәчле ветераннар игътибарына аһәңле җырлар, тапкыр шигырьләр, матур биюләр җиткерде, үз куллары белән ясалган откыртка-рәсемнәрен тапшырды. 
Бәйрәмдә  Теләче  муниципаль  район башлыгы Зарипов И.Ф., Теләче  муниципаль  район башлыгы урынбасары  Фатхуллин  А.Г., Ветераннар Советы җитәкчесе Газизов М.М., Пенсия фонды җитәкчесе Мугтасимов М.М., һәйкәлне төзүдә зур өлеш керткән спонсор Хасаншин Х.Ш., сугыш  һәм тыл ветераннары, Айдар авылы халкы катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International