ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Теләче 3нче номерлы  балалар бакчасы #БумБатл макулатурасын җыю буенча Бөтенроссия акциясендә актив катнашты, аның максаты-кәгазь җыю һәм сортлау аша табигать турында кайгырту күрсәтү мөмкинлеге.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

6 ноябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә ТР Конституциясе көне уңаеннан “Конституция – җәмгыятьне берләштерә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелып, мәгълүмат сәгате үткәрелде. Яшьләр Татарстан Республикасы Конституциясенең барлыкка килү тарихы белән таныштырылды. Китапханәче китап укучыларга Татарстан Конституциясенең республика гражданнарының барлык хокуклары һәм бурычлары тасвирланган иң төп закон икәнлеге турында сөйләде. Катнашучылар «Татарстан символлары», «Татарстан шәһәрләре», «Татарстанның истәлекле урыннары», «Татарстан халыклары бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре» темалары буенча үз белемнәрен кулланып, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Педагог һәм остаз елы - укытучы һөнәренең социаль статусын һәм абруен күтәрү өчен төрле чаралар үткәрергә яхшы сәбәп булып тора. Укытучылар - үз гомерләрен җирдәге авыр, әмма мактаулы эшкә багышлаган кешеләр. 5 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Сезнең кулда милләт киләчәге, остазлар!” дип исемләнгән тематик очрашу кичәсе уздырды. Чарага хәзерге вакытта республикабызның төрле районнарында һәм шәһәрләрендә укытучы булып эшләүче авылдашларыбыз чакырылды.

4 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә традицион еллык «Сәнгать төне» акциясе уздырыла. Китапханәләрдә Сәнгать төне - сәнгать дөньясына чуму һәм фикердәшләр белән вакыт үткәрү өчен бик яхшы мөмкинлек. Быел чаралар Халыклар бердәмлеге көненә багышланды һәм «Россия берләштерә» девизы астында узды. 4 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе китап укучылары белән «Сәнгать төне — 2023» Бөтенроссия акциясенә кушылды. «Сәнгать төне» «китапханәдә «Шигъри төн» флешмобы белән дәвам итте. Катнашучылар бөек рус шагыйрьләрен искә алдылар һәм ватан, дуслык, гаилә турында шигырьләр укыдылар, интеллектуаль уенда ярыштылар.

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә «Конституция көне - һәрберебез өчен мөһим дата» исемле күргәзмә куелды. Анда Татарстан Республикасының Дәүләт гербы, байрагы, гимны турында мәгълүматлар алырга мөмкин.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

5 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин –Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче укучыларны Конституциянең килеп чыгу тарихы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең  тарихында, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.

Ул – Республикабызның Төп Кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы. Бу бәйрәм Республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.  Әлеге дата  уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә  балалар белән “Конституция илнең төп законы” дип исемләнгән  түгәрәк остәл артында сөйләшү үткәрелде. Анда Республиканың күренекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында сөйләнелде. Чара азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International