Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр, әкиятләреннән пазлы җыйдылар.
Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан 1 марттан 20 апрельгә кадәр “Без Тукай оныклары” дип исемләнгән акция игълан ителгән иде. Бүгенге көндә әлеге акциядә 54 укучы катнашты, алга таба Тукай иҗатын яратучыларны активрак булырга чакырып калабыз.
3 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында «Китап сезнең өчен бәйрәм булсын!» исемле күңелле һәм мавыктыргыч уен-викторина үткәрелде, ул яшь укучыларны тылсымлы әдәбият дөньясына онытылмаслык сәяхәткә алып китте.
2026 елның 2 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
2 апрельдә Балалар иҗаты үзәгендә "Памяти павших будем достойны" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясенең икенче туры узды. Күрше районнардан, Казан, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Кайбыч районнарыннан катнашучылар булды.
Бу кеше һәм җәмгыять тормышындагы китапларның роленә багышланган танып белү һәм мавыктыргыч чара иде. Очрашу барышында катнашучылар китапларның белемне, мәдәниятне һәм тарихны тапшыруда нинди әһәмияткә ия булуы, шулай ук аларның фикерләү, фаразлау һәм иҗади сәләтләр үсешенә ничек йогынты ясавы турында белделәр.
Коррупцияне бетерү-көчле-хокукый демократик дәүләт төзү дигән сүз. Һәм коррупциягә каршы көрәш-һәр гражданның бурычы. 31 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә китапханә укучылары өчен «Коррупцияне ничек җиңәргә?» дип исемләнгән коррупциягә каршы буклетлар өләшү акциясе үткәрде. Буклетларда аңлаешлы формада коррупция төшенчәсе, коррупциянең
нәтиҗәләре нинди була һәм коррупция факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләнелде.
Көлке көне-бөтен дөньяда олылар һәм балалар тарафыннан билгеләп үтелә торган искиткеч бәйрәм. Бу бәйрәм рәсми рәвештә беркайда да теркәлмәгән, әмма Беренче апрель җиткәч, кәеф күтәрелә һәм аны тирә-юньдәгеләрнең дә күтәрәсе килә. Тормышыңа тагын бер кат шатлану, уйнау, күңел ачу һәм язны искиткеч бәйрәм кәефе, янып торган күзләр һәм бәхетле елмаюлар белән каршы алу көне бу!
2026 елның 1 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
2026 елның 02 апрелендә «Батыр» спорткомплексында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә һәм хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган 2017-2018 һәм 2015-2016 елгы малайлар арасында мини – футбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырылды. Ярышларда 7 команда катнашты.
Акция китапларга сакчыл караш тәрбияләүгә һәм аларның озак саклануын тәэмин итүгә, шулай ук китап укучыларны матбугат басмаларын игътибар белән сакларга һәм нәзакәтле итеп тотарга рухландыруга, аларның тузуына юл куймаска һәм чын китап хәзинәләренең гомерен озайтуга юнәлдерелгән иде.