Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. 2 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә «Галиҗәнап китап – тылсымлы көч» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чара барышында балалар викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара ахырында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар күңелләренә ошаган китапларны алып укыдылар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.
2026 елның 6 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
2026 елның 6 апрель көнне Теләче муниципаль районы «Ахметова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Халыкара балалар китабы көненә карата 3 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Могҗизалы китап илендә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны әлеге көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. “Балалар китабы - серле бер дөнья” темасы астында оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм китаплар укырга тәкъдим ителде.
Шахмат тактасы белән ял көннәре! 5 апрель көнне районның яшь шахматчылары РСФСР һәм ТААСРНЫҢ атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Н.м. Миңнеханов истәлегенә 2016 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча III республика шәхси-команда турнирында катнаштылар.
4 апреля в поселке Лесхоз Сабинского муниципального района сборная шахматистов нашего района приняла участие в межрайонном личном турнире по быстрым шахматам в честь памяти Заслуженного лесовода РСФСР и ТАССР Н. М. Минниханова. В составе сборной выступили учащиеся Узякской, Тюлячинской и Саушской школ. Ребята приобрели опыт во время соревнований.
Футзал буенча «Күн туп-мәктәп футбол лигасы»Бөтенроссия ярышлары финалистларын каршы алдык! Финал 2 апрельдән 4 апрельгә кадәр Түбән Новгород өлкәсенең Суходол шәһәрендә узды. Балалар республика һәм район даны өчен көрәшеп, ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар. Аларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм алга гына барырга телибез. Сезнең максатчанлыгыгыз һәм талантыгыз сезне җиңүгә алып барсын!
2026 елның 05 мартында «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге»бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 2 зона этабында катнашты.
Апрель - кошлар ае, кошларның ояларга күпләп килү вакыты. Ел саен 1 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.
Айдар авыл китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган "Яратам кошларның җырларын-моңнарын, алар бит канатлы бизәге дөньяның" исемле викторина үткәрде.
Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х. Андерсен белән бәйле. Бу көнне Субаш авылы китапханәсендә китап укучы балалар белән танып- белү сәгате уздырылды. Алар китапханәче белән серле китап иленә сәяхәт кылдылар. Алар өчен “Китап киңәшчең, ярдәмчең, дустың синең” дип исемләнгән күргәзмә дә эшләде.