ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

“Шаркылдыклар” клубы әгъзалары китапханәче апалары белән әкият иленә әдәби сәяхәт ясадылар. Александр Пушкин, Петр Ершов, Һанс Христиан Андерсен, Шарль Перро әкиятләрен укыдылар һәм, әлбәттә, рус халык әкиятләрен искә төшерделәр, чөнки баланың матур әдәбият белән беренче танышуы нәкъ менә шушы китаплардан башлана.

Теләче  3нче номерлы балалар бакчасында «Теләче үзәк район хастаханәсе»нең табиб-белгечләре тарафыннан балаларга медицина тикшерүе узды. Планлы медицина тикшерүләре ел саен үткәрелә. Һәр яшь өчен белгечләрнең үз тикшерүләр комплексы билгеләнгән. Бу баланың сәламәтлеге турында өстәмә мәгълүмат алу һәм авыруларның мөмкин булган үсешен вакытында булдырмау өчен менә дигән мөмкинлек.Балаларны табиблар окулист, педиатрлар, отоларинголог, невролог карады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча табиблар шәхси картага барлык кирәкле киңәшләрне керттеп бардылар.

30 март көнне Теләче балалар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучыларын Бөтенроссия «Театр һәм балалар» атналыгына багышланган «Театраль сандык» дигән уен программада катнашырга чакырды. Чара театрның төрләре, Россиянең һәм Татарстан Республикасының күренекле театр эшлеклеләренең исемнәре белән танышудан башланды. Табышмакларны чишкәндә, уен программасында катнашучылар театраль һөнәрләр белән таныштылар. «Мим», «Импровизация», «Пародияләр театры» кебек кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашу балаларга театр традицияләренә кушылырга, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итте.


1
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Халыкара театр көне - сәхнә осталарының профессиональ бәйрәме генә түгел, ул миллионлаган тамашачыларның да бәйрәме. Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Әлеге көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Театр, могҗизалы дөнья, нурлы дөнья, серле  дөнья син!”  дип исемләнгән  күргәзмә төзелде һәм аралашу сәгате уздырылды. Катнашучыларга бәйрәмнең үткәрелү  тарихы сөйләнде. Алар Илнар Низамиев, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Роберт Галиев кебек танылган артистларыбызның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Безнең максат: районыбызны таныткан танылган якташлар белән таныштыру, эшчәнлекләре һәм ватан алдындагы казанышлар турында белемнәрне киңәйтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Туган ягыңны ярату гына аз, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә кирәк. «Дөньяны үз кырыңны белмичә танып булмый!». Теләче районы оешуга 35 ел тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Районыбыз тарихы истәлекләрдә» дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Катнашучылар район тарихы битләре буйлап сәяхәт иттеләр, гореф-гадәтләр, мәдәният, туган төбәгебезне данлаган кешеләр белән таныштылар. Бергәләшеп районыбыз тарихында эз калдырган мөһим моментларны һәм вакыйгаларны яктырткан, яңа басылып чыккан “Яшик әле, Теләче”, “Ил үстергән кыз Гөлбикә” китапларына күзәтү үткәрелде.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 9 апрелендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

28 март көнне татар шагыйрәсе С.Зыялының 85 яшьлек юбилеена багышланган күргәзмә - портрет  район балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачып җибәрде. 27 мартта язучы, Теләче районыннан булган якташыбыз, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова премиясе лауреаты Сәйдә Зыялыга 85 яшь тулды.  Күргәзмәдә язучының кызыклы китаплары тәкъдим ителде, китапханәгә килүчеләрне аның төрле жанрдагы китаплары сөендерде. Күргәзмә белән танышучы һәркем авторның әсәрләре белән танышты. Балалар белән бергә С.Зыялының тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәбиятка күзәтү үткәрелде.

 2026 елның 29 мартында «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы«Татарстанның бадминтон өметләре - 2 тур» сайлап алу этабында катнашты. Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Җаббаров Алмаз Фоат улы, Нәҗметдинов Әсгать Тимершәех улы, Галимҗанов Рәмис Рәфис улы, Вәлиуллин Айдар Илдар улы җитәкчелегендә 20 бала катнашты.

Библиотекари познакомили малышей с удивительным миром книг, рассказали о том, что книга всегда учит добру, даёт мудрые советы и помогает стать трудолюбивым и отзывчивым человеком. Ребята учились правильно выбирать книги, узнали, как вести себя в читальном зале, и почему так важно бережно относиться к каждому изданию.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, каһарман - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Тукай белән, Җәлил белән раслыйк, Бөеклеген раслыйк татарның!» дип исемләнгән әдәби - интеллектуаль уен формасында кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International