25 март көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең бадминтончылар командасы «Проба пера» Бөтенроссия ярышларында чемпион булды. Команда составында Җаббарова Ф., Саруханян М., Сафин Б., Гайнетдинов Р. Тренер Җаббаров А. Ф. Алар Татарстан данын яклап чыгыш ясадылар. Котлыйбыз!
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Академик Т.К. Сираҗетдинов укулары» IV ачык фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
Бүген безнең балалар бакчасында Бөтендөнья театр көне кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган гадәти булмаган театральләштерелгән чара узды. Мәктәпкә зерлек төркеме балалары тамашачыларга репортажлар һәм турыдан-туры сораулар белән телевизион тапшыру форматында бизәлгән оригиналь постановканы тәкъдим иттеләр.
Бу иҗат бәйрәме үз гөмбәзләре астына осталыкларын күрсәтергә әзер 1000 нән артык яшь талантны җыйды. Катнашучылар арасында Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр аерым урын алды. «Сюрприз» үрнәк хореография коллективы һәм «Асылташлар» коллективы үзләренең дәртле биюләре белән тамашачыларның һәм жюри әгъзаларының йөрәкләрен яулап алдылар. Аларга җырчылар Рәхимова Әминә һәм Нурмөхәммәтов Солтан да кушылды. Аларның көчле тавышлары һәм тирән эчтәлекле башкарулары беркемне дә битараф калдырмады, вокал сәнгатенең югары дәрәҗәсен күрсәтте.
Ул “Киләчәк” яшьләр үзәгендә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты. Аны Теләче балалар китапханәсендә “Смешарики” кызыксындыру клубына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар каршы алды.
2026 елның 26 мартында Шәдке балалар бакчасы базасында «Эко-киләчәк: яшел һөнәрләр» район конкурсы булып узды, ул экология һәм табигатькә сакчыл караш белән мавыгучылар өчен мөһим вакыйгага әверелде. Әлеге бәйгедә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләребез катнашты.
Без бер-беребезнең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәндә, аңлашылмаучанлык чикләре юкка чыга. Без бер гаиләгә әйләнәбез, анда шатлык арта, авырлыклар исә барыбызга да уртак. Илләр бердәмлегендә — безнең гомуми көчебез, гомуми киләчәгебез. Тынычлыкны, тотрыклылыкны һәм иминлекне киләчәк буыннар өчен саклап калу өчен безгә бары тик бергә, җилкә-җилкәгә булырга кирәк. Халыкларыбыз арасындагы дуслык көннән-көн ныгый торсын, чөнки без бердәм булганда — без җиңелмәбез. Шуларны аңлату максатыннан 26 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән тематик кичә үткәрделәр. Бу чара «Халыклар дуслыгында-илнең бердәмлеге!» - дип аталды.
Татар халык орнаменты, декоратив-гамәли сәнгатьнең төп чарасы буларак, халыкның формалашу һәм үсешенең катлаулы тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен чагылдыра.
24 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында “Татар орнаменты” исеме астында масстер-класс үтте.
Чара кысаларында яшүсмерләргә бизәкләрнең күп төрле стильләрен һәм вариантларын күрсәтүче эш үрнәкләре тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар чигү үрнәкләре төшереп кулъяулыклар чиктеләр.
Һәр яңа китап — ул яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Кызык һәм бай эчтәлекле бу китаплар әдәбият сөючеләрнең уку өстәлләрендә лаеклы урын алыр, ялларын күңелле һәм файдалы үткәрергә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Яңа кайткан китаплардан «Яңа китап – яңа ачыш» исемле күргәзмә эшли. Яңа әсәрләр, яңа авторлар, шигърият, тарихи китаплар - болар барысы да сезне көтә! Сезне китапханәдә көтеп калабыз!
2026 елның 25 март көнне Теләче муниципаль районы АҖ «Алан» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.