«Ел тәрбиячесе-2026» республика конкурсының зона этабы 06 февральдә Арча муниципаль районының 11 нче балалар бакчасы базасында узды. Үзләренең һөнәри осталыкларын Теләче, Әтнә, Саба,Кукмара, Балтач, Арча районнарыннан 12 тәрбияче күрсәтте. Комиссия членнарына тәрбиячеләр тарафыннан ачык дәрес, дәрескә анализ, «Ата-аналар белән мәгърифәтчелек чарасы» тәкъдим ителде. Безнең районны яклап 2 тәрбияче:
13 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Кабатланмас батырлык үрнәге» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Викторинада катнашучылар шагыйрьнең тормышыннан, катлаулы балачак һәм яшүсмер елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар, сугыш еллары, әсирлеккә эләгүе, Муса Җәлил исемен мәңгеләштергән, Ленин премиясенә лаек булган «Моабит дәфтәрләре» автобиографик шигырьләр китабы турында белделәр. Дошман да сындыра алмаган кыю шагыйрьнең каһарман юллары бүген дә актуаль. Алар һәлак булганнарны һәм тынычлык саклап калучыларны истә тотарга чакыра. Шулай ук, китапханәдә Муса Җәлилнең шигырь җыентыклары, замандашларының шагыйрь турындагы истәлекләреннән торган китап күргәзмәсе оештырылды.
Безнең илебез, аның данлы тарихы шундый батырлар белән бай. Муса Җәлил – нәкъ шундый патриотларның берсе. Ул татар халкының гына түгел, бөтен дөнья халыклары өчен дә бөек патриот шагыйрь булып танылган. Муса Җәлил – үлемсез шәхес.
Аның шигырьләре тирән мәгънәгә һәм көчле рухка ия, ә тормыш юлы – ныклык һәм кыюлык символы. Теләче үзәк китапханәсе Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Җәлилне укыйбыз» дип исемләнгән әдәби акция оештырды. Әлеге мәртәбәле чарада 96 катнашучы – мәктәп укучылары, балалар бакчалары балалары, пенсионерлар һәм китапханәчеләр үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте.
12 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан район мәдәният йортында татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
2026 елның 13 февралендә Иске Җөри урта мәктәбе белән берлектә Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында сугышчы – интернационалист Илшат Гыйлемхан улы Хәйруллин истәлегенә багышланган шахмат буенча Беренчелек үткәрелде. Турнирда 78 катнашучы катнашты.
7 февраль көнне Теләче үзәк район хастаханәсендә 9 һәм 11 класс укучылары өчен "Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах" дип исемләнгән масштаблы һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде. Фестивальне оештыручылар: Казан дәүләт медицина университеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт һәм "Таттехмедфарм"Дәүләт унитар предприятиесе.
2026 нче елның 10 нче февраленда Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Иске Җөри, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Чыннан да, балалар бакчасыннан ук укучыларга юл йөрү кагыйдәләре өйрәтелә. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга урамда һәм юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу мөһимлеген аңлаттылар, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм аларны гамәлдә куллана белү кирәклеген ассызыкладылар. Әңгәмә балаларда юл хәрәкәте иминлегенә җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлтелгән җылы һәм файдалы очрашу булып узды.
2026 елның 10 февралендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" конкурсының муниципаль этабы узды. Анда өстәмә белем бирүче сигез педагог катнашты. Жюри конкурсантларны ике номинация буенча бәяләде: "Визитная карточка" һәм "Өстәмә белем бирүдә балаларны укытуны һәм тәрбияләүне оештыруның яңа формалары" темасына мастер-класслар.