ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2026 ел
сишәмбе

7 февральдә Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. ТР гербын кабул итү көне уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә «Герб - дәүләт символы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга Татарстан Республикасы гербының дәүләт символы булуы һәм Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге карары белән раслануы турында сөйләде. Укучылар «символ», «герб» сүзләренең мәгънәсе белән таныштылар. Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгәнен, гербта ясалган төсләрнең нәрсә аңлатканын, гербның һәр элементын карап, аның әһәмияте турында белделәр.

2026 елның 07 февралендә чаңгы базасында Теләче муниципаль районы оешуга 35 ел тулуга һәм Хәрби һәм Хезмәт батырлыгы елына багышланган чаңгы ярышлары буенча иганәчеләр турниры үткәрелде. Ярышларда районның 12 мәктәбеннән 93 укучы катнашты.             

6 февраль көнне "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе  базасында 2025-2026 уку елында  "Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды. Анда республиканың алты районыннан: Балтач, Арча, Кукмара, Саба, Теләче һәм Әтнә районнарыннан талантлы педагоглар катнашты. Конкурс өч этаптан торды:Балалар белән чара; педагогик эшчәнлеккә үз-үзеңне анализлау; ата-аналар белән эшләү.

7 февральдә Татарстан Республикасы гербын кабул итү көне уңаеннан Әбде авылы китапханәсендә «ТР гербы — Дәүләт символы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада балалар игътибар белән Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аның хәзерге күренешенең 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан рәсми рәвештә раслануы турында белделәр. Шулай ук балалар «символ» һәм «герб» төшенчәләренең мәгънәсен аңладылар, Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгәнен, герб төсләренең символик мәгънәсен өйрәнделәр. Гербның һәр элементына аерым игътибар бирелде, аларның әһәмияте һәм символикасы турында сөйләнде.

Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне кулланып эшләнгән һәм түгәрәк калкан рәвешендә ясалган. Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте урын алган.

Казаклар авыл китапханәсендә “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән мастер‑класс үтте. Мастер‑классны Мубаракшина Эльмира үткәрде. Ул балаларны иҗат эшенә җәлеп итте һәм эш процессын оештырды.

Чара барышында Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте укылды. Әкият әсәрнең эчтәлегенә төшенү һәм геройлар образын кабул итүгә ярдәм итте.


7
февраль, 2026 ел
шимбә

6 февраль көнне "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе  базасында 2025-2026 уку елында  "Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды. Анда республиканың алты районыннан: Балтач, Арча, Кукмара, Саба, Теләче һәм Әтнә районнарыннан талантлы педагоглар катнашты. Конкурс өч этаптан торды:Балалар белән чара; педагогик эшчәнлеккә үз-үзеңне анализлау; ата-аналар белән эшләү.

Чараны Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Гыйлван улы Фәтхуллин, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Габделхәй улы Нуриев һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Владимировна Карпова сәламләү сүзе белән тантаналы рәвештә ачтылар. Үзләренең чыгышларында алар Россиянең көче — аның күпмилләтле гармониясендә, бөеклеге — һәр гражданның уртак киләчәк хакына батырлыкка әзерлегендә булуын ассызыкладылар.

3 февральдә “Батыр” спорт комплексында 2010-2011 елгы һәм 2014-15нче елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча Бөтенроссия ярышларының төбәк этабы булды. Ярышларда һәр яшь төркемендә җидешәр команда катнашты, шул исәптән Теләче урта мәктәбе командасы да. Команда 2914-2015 елда көндәшләренә бераз оттырып, 5 урынны яулады.         


6
февраль, 2026 ел
җомга

Бүген, 6 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә «Үз тамырларыңны истә тотып яшәргә»дигән XlV Республика тикшеренү эшләре конференциясе үткәрелде. Конкурста Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Хәйретдинов Габдерәхим  "Бөек Ватан сугышы" номинациясендә llI дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе - Мөбарәкшина Ф.Г.). Алга таба да уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International