Француз әкиятчесе Шарль Перроның туган көне уңаеннан Иске Җөри модель китапханәчеләре "Ак каен" балалар бакчасы балалары өчен "Шарль Перро әкиятләре буенча сәяхәт" дигән әдәби уен уздырдылар. Китапханәчеләр балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның әкиятләре тормышның чын матурлыгын кадерләргә, хезмәтне, игелекне, гаделлекне яратырга өйрәтә. Чара ахырында балалар яраткан язучы әкиятләре буенча «Кызыл калфак» мультфильмын карадылар.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Балачакның моңлы шагыйрәсе” дигән исем белән шагыйрәнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Шулай ук әдибәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды. Чарага Әминә Бикчәнтәевага багышланган китап күргәзмәсе эшләп куелды, китапларына күзәтү уздырылды.
ХОЛОКОСТ корбаннарын искә алу көне уңаеннан Баландыш төп мәктәбендә 25 нче гыйнвар көнне хәтер дәресе узды. Укучылар тарих укытучысы Гилазова Э Р. белән бергә Холокост нәтиҗәләре турында әңгәмә оештырдылар. Дәрес ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Теләче муниципаль районы Олы Мишә урта мәктәбе филиалы Әбде төп мәктәбендә Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар академиясе белән берлектә үткәрелгән “Авылда шундый һөнәр бар ...” дигән конкурска нәтиҗә ясалды. Профессия табуда ярдәм итү, юнәлеш бирү максатыннан үткәрелгән бу конкурста районыбыз укучылары гына түгел, Арча һәм Балтач районы укучылары да актив катнаштылар. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары бу чарада катнашып призлы урыннар алдылар.Муллахмәтова Эльвина- 1урынга, (җит.БәшироваН.И.), Мөхәммәтҗанова Алсу- 2 урынга (җит.Гарипова Г.Г.,Габдрахманова Г.Г.), Фатхуллина Зәлия, Шиһабетдинова Рамилә- 2 урынга (җит.Миннебаева Г.Г.) лаек булдылар.Котлыйбыз, уңышлар телибез!
1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә, шулай ук әлеге көн тарихта Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеле. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә һәм Караширмә башлангыч мәктәбе укучыларына “Холокост – трагедия народа” һәм “Блокадный Ленинград” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Чара барышында укучыларга презентация ярдәмендә Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде, Холокост фаҗигасе турында аңлатылды. Ахырдан укучылар китапханәчеләр алып килгән китапларны зур кызыксыну белән өйләренә укырга алдылар.
Алан урта мәктәбендә музей үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген, 25 нче гыйнварда мәктәп укучылары өчен “Иңнәренә ил язмышы” дип аталган чара үткәрелде. Музей җитәкчесе Кыямова Г.Р. укучыларга тынычлыгыбызны саклаучы ир-егетләр турында күп кенә кызыклы мәглүматлар җиткерде. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Рухи хәзинәләрне саклау һәм баету, борынгы милли гореф-гадәтләрне яңадан торгызу максатыннан 24 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чара “Хатирәләр” дигән исем астында узды. Алар үзләренең яшь вакыттагы хатирәләрен искә алдылар. Аннан соң элеккеге гореф-гадәтләребезне искә алып чиккән сөлгеләр, мендәр тышларының чигелешләрен карадылар. Нинди осталык, күңел җылылыгын биреп эшләгән эшләргә сокландылар. Чара чәй табыны артында дәвам итте.
Баландыш авыл җирлегеннән ике егетебез Җаббаров Гадел һәм Нәҗипов Зөлфәт Армия сафларында хезмәт итәләр. 24 нче январь көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Солдатка хат" акциясе оештырылды.
Сауш авылы китапханәсендә “Динем - ислам, милләтем- татар” темасы белән очрашу кичә үткәрелде. Быел хаҗ сәфәрендә булып кайткан авылдашыбыз Гилязиева Ф.Г. үзенең тәэсирләре белән уртаклашып, изге урыннарда булган мизгелләрне исенә төшереп, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Әлеге чара катнашучы китап укучылар арасында хаҗ кылуның әһәмияте, мөһимлеге турында мәгълүмат бирү өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.
Олы Мишә авыл җирлеге мәдәният йортында еллык эшчәнлегенә хисап тотты. Кунакларны фойеда Олы Мишә урта мәктәбе көче белән оештырылган бик эчтәлекле күргәзмә каршы алды. Җыелышта мәктәбебез директоры Сәйлән Нагимовна да эшчәнлегебез, уңышларыбыз белән уртаклашты.