ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан 14 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә язучының китапларыннан “Канатлы дөнья” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде.

    14 гыйнварда «Батыр " спорт комплексында яшүсмерләр һәм кызлар командалары арасында мини-футбол буенча "мини - футбол-мәктәпкә" Бөтенроссия проектының сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Теләче урта мәктәбеннән 4 команда катнашты.

15 январь көнне ДОСААФ оешмасы янәшәсендә урнашкан картинг мәйданчыгында Теләче муниципаль районы башлыгы Кубогына картинг спорты буенча турнир үткәрелде. Ярышта Саба, Балтач, Арча, Лаеш, Кукмара һәм Теләче районнарының яшь картингчылары катнашты.                                    

Шул уңайдан мәктәбебездә 16 нчы гыйнвар көнне сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар Ленинград блокадасы каһарманнары, блокада икмәге , чолганышта калган шәһәрдә ачлык– ялангачлык, сусыз интегү, суыклар вакытында халыкның тормышы хакында белделәр.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

13-16 гыйнварда Казан шәһәрендә 7-11 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия Азат кызы (укытучысы - Җаббарова Гөлнара Нәҗип кызы), Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия Рәүф кызы (укытучысы - Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы), Үзәк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Жангалеева Аделия Алмаз кызы (укытучысы -  Мортазина Лилия Хөснетдин кызы) олимпиада призерлары булды. Аларны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр  дә уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.

 

14 гыйнвар көнне Кукмарада Айдар Закиров истәлегенә волейбол буенча 2007-2008 нче елгы кызлар арасында ачык Кукмара районы беренчелеге узды. Ярышларда Чистай, Буа, Уржум, Казан, Теләче, Әтнә, Кукмара командалары катнашты.

Алар барысы да төрле, ләкин җир шарының барлык почмакларында бер бәйрәм бар. Планетабыз халкын берләштерә торган һәм аларга могҗиза көткән бәйрәм. Әлбәттә, бу Яңа ел. 13 гыйнварда Олы Мишә авылы  китапханәсендә “Яңа ел утлары әкияткә чакыра” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә катнашучы нәниләребез бу бәйрәмнең символлары белән, дөньяның төрле илләрендә яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар, әкияткә чумдылар, Һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән дә очрашып, күңелле конкурсларда катнаштылар.

Нәкъ менә бу жанрда аның лирик сәләте һәм иҗат үзенчәлекләре нык ачыла. Күбесенчә мәхәббәт, туган җир, табигать, яшьлек темаларына язылган лирик шигырьләре - халык гадилеге, ритмик төзелеш, эмоциональ бөтенлеге һәм музыкаль яңгыраш белән аерылып тора. Г. Зәйнашеваның шигъри иҗаты һәрвакыт музыка эшлеклеләренең игътибарын җәлеп итте. Татар шагыйре, ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан  Күкчә авыл китапханәсендә  «Гөлшат Зәйнашеваның җырлы поэзиясе» дигән темага әңгәмә узды.

Татарстан мәдәнияте халык иҗатының күптөрлелеге һәм сәнгатьнең үзенчәлеге белән бай. Шулар хакында яшь буынга сөйләп җиткерү, аңлату һәм горурлык, мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан Әбде авыл китапханәсендә 14 гыйнвар көнне мәгълүмат сәгате узды. Укучылар үз халыкларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар; милли кием тарихы, һөнәрчелек, милли ашлар, шулай ук  фольклор һәм халык бәйрәмнәре турында да белделәр. Алар арасында булган Масленица һәм Нәүрүз, Сабантуй, Каравон һәм башкалар хакында тулырак мәгъүмат алдыдыр. Чарага «Родной край -частица Родины» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International