ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Әлеге дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында «9 декабря –День Героев Отечества» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һәр кеше дә герой булмый, ләкин геройларның тормыш юлы һәм эшләгән батырлыкларын күреп без сокланып яшибез. Күргәзмәгә куелган китаплар укучылар өчен Ватан тарихы турында сөйли, китап укучыларны үз ватаннарын сөяргә өнди. Геройларның курку белмәс батырлыкларын ачып бирә. “Батырлыкның даны мәңгелек” дигән альбом ясалды.

Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда күңелле мәшәкатьләр – каз өмәләре башлана. Казларны йолкып, эшләре беткәч, кич белән җыелышып, авыл апалары каурый сызыралар. Шул сызырылган канатлардан май канатлары ясыйлар.​ 8 декабрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе кысаларында камыр ризыкларын майлый торган май канатын үрү буенча осталык дәресе уздырылды. Каз канатын оста итеп бәйләүче Алсу Губайдуллина барлык катнашучыларга май канаты ясауның серләре белән уртаклашты.

8 декабрьдә Үзәк авыл китапханәсендә язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Баяновның тууына 95 ел тулуга багышланган «Җыр дәвам итә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

4 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Алан авыл китапханәсе, инвалидлар декадасы уңаеннан, «Китапханә кунакка килә» дигән акция үткәрде: китапханәче 75 яшьтән узган актив укучыларның өйләренә барып, хәлләрен белеп, быел китапханә фондына кайткан  яңа әдәбият белән таныштырды.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

9 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Ватан Геройларын хәтерлибез» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.

Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә " Тукта, коррупция!»дип исемләнгән мәгълүмат бирү сәгате үткәрелде.. Чараның максаты-укчыларда үз гамәлләре өчен җаваплылыкны үстерү, дәүләт законнарын үтәү кирәклеген аңлау, шулай ук актив тормыш позициясен формалаштыру кебек төшенчәләр булдыру иде. Балалар «коррупция» төшенчәсе белән таныштылар.

Бүген Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның "Академик Т.К. Сираҗетдиновның укуы" исемле беренче фәнни-гамәли конференциясе узды. Иске Җөри урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зарипова Нурзилә "Киләчәк-фантастика түгел"номинациясендә җиңү яулады.Җитәкчесе Хәмидуллин Илшат Илдус улы. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!

Казларны йолкып, эшләре беткәч, кич белән җыелышып, авыл апалары каурый сызыралар. Шул сызырылган канатлардан май канатлары ясыйлар.​ 8 декабрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе кысаларында камыр ризыкларын майлый торган май канатын үрү буенча осталык дәресе уздырылды. Каз канатын оста итеп бәйләүче Алсу Губайдуллина барлык катнашучыларга май канаты ясауның серләре белән уртаклашты.

9 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә Коррупциягә каршы тәрбияви чаралар кысаларында «Коррупциягә – ЮК дип әйтик» дигән профилактик әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга бу төр хокук бозуның тарихы, бөтен илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеш икәне турында сөйләнде, коррупциянең сәбәпләре һәм формалары белән таныштырылды, “Коррупция һәм аның Русиядә барлыкка килү тарихы" дигән видеоролик күрсәтелде. Алга таба укучыларга биремнәр белән уеннар тәкъдим ителде, аларга коррупция очраклары турында мәгълүматлар бирелде.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне - бөтен дөньяда сәламәтлек саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән иң мөһим чараларның берсе. 2022 елда дистәләгән илдә агарту акцияләре һәм бу куркыныч авыру корбаннарына багышланган истәлекле чаралар уза. 6 декабрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә  “Без СПИДка каршы " дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International