ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Мәктәбебез укучылары төрле чараларда катнашуларын дәвам итәләр.    30 ноябрь көнне  Олы Мишә урта мәктәбенен 5-7 нче сыйныф  укучылары, мәктәп директоры Хамидуллина  Сәйлән Нәгыймовна , класс җитәкчеләре Бәширова Н.И., Миннебаева Г.Ш.лар  Теләче муниципаль районы “Туган якны өйрәнү” музее тарафыннан оештырылган  “Минем туган төбәгем” мәгълүмати чарасында катнаштылар. Танып-белү экскурсиясе укучылар өчен бик кызыклы, файдалы да булды. Алар музей залындагы төрле экспозицияләр белән таныштылар, экспонатларны кызыксынып карадылар. Балалар музейга барудан бик канәгать калдылар. Музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Сәламәтлекне саклауның иң эффектив ысулы – профилактика- сәламәтлекне ныгыту, авыру сәбәпләрен кисәтү чаралары җыелмасы. Күп нәрсә кешенең үзеннән, аның үз сәламәтлеге турында кайгыртуыннан, яшәү рәвешеннән һәм башка факторлардан тора. 30 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Сәламәтлек хезмәтендә китап» исемле китап күргәзмәсе куелды,  анда сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану һәм дәвалау физкультурасы, гигиена һәм тәнне чистарту кагыйдәләре турында китаплар тәкъдим ителде.

Һәр пәнҗешәмбе көнне мәктәптә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре яктыртылган класс сәгатьләре уза. Бүген кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар. Гамәли эш өчен башлангыч сыйныф укучыларына үз маршрутларын мәктәптән өйгә кадәр төзергә һәм бирелгән рамкага рәсмиләштерергә тәкъдим иттеләр. Урта һәм өлкән буын укучылары куркынычсызлык темасы буенча креатив тәлинкәләрне рәсмиләштергән сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Кайбер класслар юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм үтәү никадәр мөһим икәнен практикада күрсәтергә булдылар. 5 сыйныф укучылары  урамда да юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Һәр илнең үзенә генә хас символлары бар, ул аны башка дәүләтләрдән аерып тора, милләтнең бәйсезлеген һәм тарихи үзенчәлеген ассызыклый. 30 ноябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россия Федерациясе гербы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көннәренә «Россия дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы символлары» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

«Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Әлеге чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Теләче районы китапханәчеләре дә әлеге чарада катнашып, диктант яздылар. Диктантның тексты булып Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» әсәреннән өзек сайланган.  Мондый чараларның массакүләм уздырылуы күңелне үстерә, туган телебезгә, мәдәниятебезгә, язучыларыбызга булган кадер-хөрмәтне арттыра.

27 ноябрь көнне Сауш авыл китапханәсендә китапханәче балалар белән "Шалтырат, без янәшә» темасына мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга үзенчәлекле саннар - тынычлык, игелек һәм татулашу саннары барлыгы турында сөйләде– 8 800 2000 122. Балаларга әлеге түләүсез номер буенча шалтыратып, үзләренең проблемалары һәм күңелсезлекләре белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында уртаклашырга була дип аңлатылды. Анда игътибар белән тыңлаячаклар, аңлыячаклар һәм авыр хәлдә яхшы киңәш бирәчәкләре хакында әйтелде.

30 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында шигырь һәм хикәяләр язучы Люция Әблиева белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуга китапханәчеләр, мәктәп укучылары, әдәбият сөючеләр җыелган иде. Юридик факультетын тәмамлап, Гостехнадзор системасында озак еллар эшләгән Люция ханым бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнә. Иҗатка мәхәббәт кече яшьтән үк башлана, балачагы биеп, җырлар, шигырь сөйләп уза.  Дүртенче сыйныфта ул үзенең беренче шигырен яза.

30нчы ноябрьдә  Олы Мишә урта мәктәбендә 5,6,7 нче сыйныф укучылары өчен Казан дәүләт ветеринар академиясе тарафыннан оештырылган“Агрокласс”проекты нигезендә беренче практик дәрес үтте.Дәресне  Казан дәүләт ветеринар академия мөгаллиме -Карпова Н.В финанс грамоталыгына карата уткәрде.

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кече яштән өйрәтү хәзерге заманның иң актуаль мәсәләсе булып тора. Теләче 2нче балалар бакчасында ата-аналар һәм балалар белән берлектә юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча төрле чаралар даими уздырылып тора

Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендә, илебездә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрь көненә туры килә. Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Әниләр  безгә тормыш, яшәеш бүләк иткән иң изге затлар! Дөньядагы һәрбер кеше өчен дә әнидән дә кадерлерәк кеше, мөгаен, юктыр! Шушы бәйрәм уңаеннан район китапханәләрендә тематик күргәзмәләр, очрашу-кичәләр, әңгәмәләр,әниләргә бүләк ясау буенча төрле мастер-класслар һәм башка матур чаралар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International