15 июнь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучылар наркоманиянең зыяны, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына булган зарарлы йогынтысы турында фикер алыштылар. Шулай ук, «кармакка» эләкмәскә һәм наркотикларга бәйле булмаска кирәклеге турында да сөйләштеләр.
Бу искиткеч сүзләрне Михаил Ломоносов әйткән. 20 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә “Шаркылдыклар” клубы әгъзалары белән “Туган ягым язучылары” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Викторина мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында оештырылды. Теләче төбәге талантлы язучыларга һәм шагыйрьләргә бик бай. Чарада катнашучылар укылган шигырьләрнең авторларын атадылар, шулай ук табигать, туган тел турындагы сорауларга җавап бирделәр, якташ язучыларыбызның биографияләре һәм иҗат юлы белән таныштылар, өйдә уку өчен китаплар яздырып алдылар.
Балаларга җәйге ял вакытларын файдалы итеп үткәрү, иҗади сәләтләрен ачу өчен кызыклы акцияләр ярдәм итә. 18 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсе “Каникулда яңа китап белән” дип исемләнгән җәйге уку акциясе игълан итте. Җәй буе дәвам итүче бу акциядә китап укырга яратучы һәркем катнаша ала. Китапханәдән һәр укучы кирәкле китап белән китсен өчен, китапханәдә кызыклы китап күргәзмәләре эшли. Без ышанабыз - сез безнең чын дуслар булып, җәйге ялыгызны яхшы китап белән уздырырсыз дип. Сезнең җәй китаплы, җылы булсын!
Балалар тукталышларда туктап төрле биремнәрне үтәделәр: аяк эзләреннән хайваннарны таныдылар, бөҗәкләр һәм кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мавыктыргыч һәм интеллектуаль биремнәрне башкардылар, пазл җыйдылар, табигатьне саклау буенча үз билгеләрен уйлап таптылар, мастер-класста катнаштылар. Ахырда барысы да истәлекле бүләкләр алды. Әлеге экоквест уеныннан балалар позитив энергия һәм бик күп уңай кичерешләр белән таралышты.
Алан авыл китапханәсе балаларның юл-транспорт куркынычсызлыгын, янгынга каршы көрәш һәм балалар белән бәйле башка гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан «Куркынычсызлык әлифбасы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Китапханә – эссе кояштан яшеренергә, яраткан китап һәм журналларның битләрен ачарга, өстәл уеннарында уйнарга, интеллектуаль-күңел ачу программаларында катнашырга мөмкин булган иң шәп урын.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе мәктәп яны “Кояшкай” лагерына йөрүче балаларны үзенә кунакка чакырды. “Җәй, китап һәм мин дуслар!” дип аталган бу чарада балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, әкиятләр иленә дә сәяхәт кылынды, табышмаклар, башваткычлар чиштеләр. Катнашучылар биредә “Әдәби эскәмия”гә утырып, үзләренә охшаган китапларны һәм журналларны карый, дуслары белән аралаша һәм ял итә алды.
Әбде авыл китапханәсе Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгына кушылды. Наркотикларга каршы айлык кысаларында 18 июнь көнне китапханәдә балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуга юнәлдерелгән профилактик чара уздырылды.
Бу көн күпмилләтле халыкның бердәмлеген гәүдәләндерә, Бөек державабызның үткәне һәм киләчәге арасында ышанычлы күпер булып тора.
Әлеге чара балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерү һәм юлда имин тәртип формалаштыру максатыннан оештырылды. Әңгәмә җанлы диалог формасында узды, балалар фикер алышуда актив катнаштылар, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Күрсәтмәлелек өчен төсле иллюстрацияләр, юл билгеләре белән плакатлар кулланылды. Чара ахырында уен формасында алынган белемнәрне ныгытырга ярдәм иткән викторина үткәрелде.
«Минем куркынычсыз каникулларым» акциясе кысаларында 17 июнь көнне Әбде авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты директоры белән берлектә җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлыкны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрде. Чара барышында балаларга җәйге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында презентацияләр күрсәтелде. Уен формасында өйдә, урамда, юлда, табигатьтә һәм суда килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч ситуацияләр буенча фикер алышынды. Интерактив уен вакытында балалар юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында китаплар һәм белешмәләр белән таныштылар.