Безнең өчен әлеге бәйрәм - тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек көне. Ул Ватанны ярату, туган җиребез белән горурлану, буыннар бәйләнеше кебек төшенчәләрне дә берләштерә. 11 июнь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә әлеге истәлекле вакыйгага багышланган “Синең турында укыйм, Россиям минем” дип исемләнгән тематик очрашу үткәрде. Анда катнашучыларга бәйрәмнең тарихы, Ватан тарихының бөек битләре, илнең төп символларының әһәмияте турында сөйләнде.
Викторина сорауларына җавап биреп, яшүсмерләр Россия символлары һәм тарихы турында үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук Ватаныбыз, илебезне яратучы һәм горурланучы халык турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
Аның әкиятләре белән балалар кечкенәдән үк танышалар. 14 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар Пушкинның әкият иленә сәяхәт кылдылар, анда алар юлны дәвам итү өчен, төрле станцияләрдә туктап, биремнәрен үтәделәр. Балалар әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, әдәби геройларның парларын таптылар, һәм башка станцияләрне дә тиз арада үттеләр. Балалар вакытларын файдалы уздырдылар, үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Шушы бәйрәм уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә «Минем Ватаным – Россия» дигән темага викторина үткәрелде. Укучылар бик кызыксынып викторина сорауларына җавап эзләделәр. Россия гражданины булу – ул үз Ватаныңны ярату, аның язмышы, киләчәге өчен җаваплылык тою дигәнне аңлата. Әлбәттә, ил гражданы үз ватанының тарихын белергә, гамәлдәге законнарны үтәргә, дәүләт символларына хөрмәт белән карарга тиеш.
16 июнь көнне Байлар Сабасында 2014-2015 елгы яшүсмерләр командасы футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты.
Уеннар нәтиҗәләре буенча:
«Яшьлек» Сабасы – Теләче «Алга» 0: 3
«Олимп» Сабасы - «Алга» Теләче 1: 2
Команда җитәкчесе-И. К. Нәҗметдинов.
15 июнь көнне Теләче стадионында 2010-2011 елларда туган яшүсмер малайлар арасында футбол буенча Республика беренчелегенең сайлап алу уеннары узды (команданың тренеры Хәбиров Р.Г.). Бәйгедә Теләче, Питрәч, Кукмара һәм Арча районнарының яшь футболчылары көч сынашты.
Уен йомгаклары буенча районның "Алга" командасы, өч уенны да оттырмыйча, финалга чыкты.
Бәйгене якташыбыз, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин да тамаша кылды.
Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык символы булып тора. Бәйрәм алдыннан Әбде авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты директоры һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Россия, родина моя» дигән әдәби квест үткәрде.
Илебезнең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе булган Россия көненә Теләче үзәк китапханәсе «Ватаным – Россия» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә Россия тарихына багышланган энциклопедияләр һәм китаплар урын алган. Алар аша без илебезнең бай мәдәни һәм табигый мирасы белән таныша алабыз. Китап битләрендә шәһәрләрнең гүзәллеге, борынгы кремльләрнең, монастырьларның һәм храмнарның тарихы, архитектура шедеврлары, һәйкәлләр, музейлар, гореф-гадәтләр һәм йолалар турында кызыклы мәгълүматлар тупланган. Шулай ук ватаныбыз тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча, дәүләт символлары, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр, Россиядә яшәүче халыклар турында ВК һәм телеграмм битендә укучылар игътибарына “Минем яраткан Россиям” дигән онлайн-викторина тәкъдим ителде.
Китап күргәзмәсе белән танышырга китапханәбезгә рәхим итегез!
Һәр ел саен ул 12 июньдә билгеләп үтелә һәм Россия Федерациясенең һәр гражданины өчен аерым әһәмияткә ия.
10 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзенең ктив китап укучылары белән илнең төп дәүләт бәйрәменә багышланган «Минем илем – минем Россиям» дигән темага рәсемнәр ясадылар. Шулай итеп, балалар үз Ватаннары – Россиягә булган рәхмәт һәм ярату хисләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар. Аларның рәсемнәрендә Россия флагын, чәчәкләр, кошлар, ак кәүсәле каеннарны да күрергә була иде. Балалар бик тырышып ясадылар. Рәсемнәр ачык төстә, матур һәм тәэсирле килеп чыкты.
Аның иҗатын кечкенә һәм олылар да ярата, шуңа күрә бу көнне бөтен ил буенча Пушкин көнен билгеләп үтәләр. 5 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре балаларга язучының тормыш һәм иҗат юлы, Пушкин әкиятләренең аерым сюжетлары турында искә төшерде. Балалар шагыйрь әкиятләре буенча әдәби конкурсларда катнаштылар, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныдылар.
Бүген Теләче авылының үзәк паркында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Уйныйбыз да , җырлыбыз күңелле ял итәбез» дип исемләнгән күңелле чара узды, аны Теләче балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре оештырды. Балалар вакытларын җырлар һәм халык уеннары белән шат күңел белән үткәрделәр.