ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2026 ел
сишәмбе

Ир-атмы ул, офицерме, галимме, студентмы, мәктәп укучысымы — һәркем үз Ватанын, үз гаиләсен саклаучы булып тора. Әлеге ел кысаларында китапханәбездә даими китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар илнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең Ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре белән танышырга ярдәм итә. Күргәзмә өчен Россия геройларының батырлыгын чагылдырган әдәбият сайлап алынды. 27 февраль көнне китапханәбездә “Пушкин картасы” программасы кысаларында батырлык сәгате үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар илебезнең каһарманнары турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар, батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге темасына багышланган әдәби әсәрләрне өйрәнделәр.


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Әлеге олимпиада да Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә ( җитәкчесе Хакимов Р.Р. ) җиңүче, Олы Нырсы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гаязов Азамат (җитәкчесе Гаязов М.Г.) призер булдылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

26 февраль көнне Теләче 3 нче балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм һәм гражданлык нигезләрен тәрбияләүгә заманча алымнар» темасына район мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары өчен семинар узды. Дәресләрне һәм мастер-классларны Теләче 3 нче балалар бакчасы педагоглары Хазинурова Гөлназ Рәлиф кызы, Минһаҗева Галия Рафаэль кызы, Хәбирова Фәридә Фәрит кызы, Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы, Биккинина Римма Рәшит кызы, Шакирова Гөлназ Инсафетдин кызы үткәрде.

28 февраль көнне Теләче авылының «Батыр» спорт комплексында көрәш буенча спорт мастеры Р.А. Габрахманов призына милли көрәш буенча ачык шәхси - команда ярышы узды. Ярышларда Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы катнашты. Шәхси зачетта укучылар Гарипов А., Хәйретдинов Г. 3 урынны яуладылар, Җәләлиев М. чемпион булды. Тренерлары-Галимов Д. и. Балаларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

27 нче февраль көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә «Без бергә» балалар сәнгать иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Фестивальнең район этабында район мәгариф учреждениеләреннән 305 иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 7 номинациядә чыгыш ясадылар. Жюри призлы урыннарны билгеләде. Фестивальнең район этабында җиңүчеләре - I дәрәҗә лауреатлары һәр яшь төркемендә һәр номинациядә фестивальнең зона турында катнашачаклар.

Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2026 елның язгы-кыр эшләренә әзерләү максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау графигы нигезендә,  2026 елның 30 мартыннан 10 апрельга хәтле район хуҗалыкларында тракторларга хәм арбаларга техник карау чарасы уздырылачак.

Бүген Теләче  3нче номерлы балалар бакчасында Теләче районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен семинар узды. Төп тема булып мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм һәм гражданлык тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре торды.

Глобаль челтәрдәге куркынычсызлык өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. 27 февральдә үткәрелгән чарада катнашучылар цифрлы дөньяга сәяхәт ясадылар, кулланучыларның нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген, шулай ук үзләрен мошенниклардан ничек сакларга кирәклеген белделәр. Китапханәче балаларга Интернет – ул даими рәвештә гаҗәеп тизлек белән тулылана торган мәгълүмат базасы, интернеты булган һәркем дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан файдалана ала, дип сөйләде. Интернетта кызык та, куркынычсыз да була ала. Ләкин моның өчен берничә төп кагыйдәне белергә кирәк. Шулай ук балалар мошенниклар кулына эләкмәскә, вируслардан сакланырга һәм үз мәгълүматларын якларга, социаль челтәрләрнең һәм гомумән интернетның файдасы һәм зыяны турында тыңладылар. Ахырдан «Фиксики» сериясеннән «Имин интернет» мультфильмын карадылар.

Башта шигырьләр иҗат итсә, соңрак очерклар, хикәяләр һәм повестьлар белән укучыларын сөендерә. 1982 елда Нурислам Хәсәновның «Энҗеләр балкышы» исемле беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде.

Күргәзмәдә язучының 4 томлык сайланма әсәрләре, «Бәхилләрме йөрәк?», «Күрәчәк», «Кыл өстендә калганда...» һәм башка китаплары урын алды. Язучы әсәрләрендә геройларның эчке кичерешләрен, мәхәббәт һәм нәфрәт, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәтен, тормыш яшәешен яктырта,  туган телебезне, туган җиребезне,  халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шулай ук китапханә тарафыннан Нурислам Хәсәнов һәм Сәйдә Зыялының 85 яшь юбилейлары уңаеннан китап уку марафоны башланып китте. Моның өчен язучыларыбызның әсәрләреннән өзекне укып, #Якташларыбызныукыйбыз, #Китапукумарафоны хэштеглары белән ВКонтакте социаль челтәре битенә куеп бару сорала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International