ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2026 ел
якшәмбе

Әлеге чара төрле сыйныф укучылары белән уздырылды. Китапханәче балаларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искәртеп үтте, янгынның килеп чыгу сәбәпләре, аның нинди әйберләр белән куркыныч тудыруы, янгынны ничек тиз һәм дөрес сүндерергә кирәклеге, ут чыккан очракта үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук балаларга шырпы белән уйнауның никадәр җитди куркыныч тудыра алуын да аерым аңлатты, бу темага зур игътибар бирелде. Чара балаларда ут куркынычсызлыгы турында җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлтелгән файдалы очрашу булып узды.

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар авыл исеменең килеп чыгышы, аның тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар һәм күренекле якташлары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Укучыларның игътибарын бигрәк тә «Авыл тарихы битләре» дигән тематик альбом җәлеп итте, анда уникаль аклы-каралы фотосурәтләр һәм бай эчтәлекле мәгълүмат тупланган иде. Фоторәсемнәрне караганда, балалар үзләренең туганнарын, якыннарын һәм танышларын эзләп таптылар. Шулай ук китапханә тарафыннан әзерләнгән «Авылым кешеләре – безнең төп байлыгыбыз» һәм «Авыл китапханәсе тарихы» дигән тематик папкаларны да зур кызыксыну белән карадылар. Алар туган якка мәхәббәт һәм горурлык хисе уята торган чын байлык булып тордылар.

21 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре «Пушкин картасы» программасы кысаларында авыл яшьләре белән берлектә «Солдатская смекалка» дип исемләнгән уен-викторина үткәрделәр. Авылыбыз егетләре ике командага бүленеп, көч һәм зирәклекләрен сынашты. Чара программасына җитезлекне таләп итүче конкурслар һәм спорт уеннары кертелде, шулай ук Ватанны саклаучылар көне турында аңлатылды. Хәрби-патриотик темага сораулар бирелеп, аларга җаваплар алынды. Бу очрашу патриотик рухта үтте, ул яшьләрдә Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен алга җибәрүгә, шулай ук физик тәрбияне ныгытуга ярдәм итте.

23 февраля — это не просто праздник военных, а торжество всех мужчин, ведь в каждом из них живёт настоящий защитник Родины, Отечества, семьи, друзей и, конечно, женщин. В честь этого дня 22 февраля в Айдаровском сельском Доме культуры совместно с библиотекой прошло мероприятие «Славься, Армия родная», посвящённое Дню защитника Отечества. Праздник прошёл в тёплой и душевной атмосфере вечерних посиделок, наполненных песнями, танцами, юмористическими историями и стихами. Концертные номера, искренние поздравления и светлые улыбки — всё в этот вечер было посвящено тем, кто уже стоит на страже Родины, и тем, кто только готовится стать её защитником.

Шуны белергә кирәк: терроризмга каршы көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен булдырмау – тагын да мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк. Китапханәбездә бу темага багышланган «Терроризм – җәмгыять өчен куркыныч» дип исемләнгән китап күргәзмәсе-мәгълүмат эшли. Әлеге күргәзмә материаллары аша китап укучылар терроризмның нәрсә икәнен, аның максатларын, шулай ук террор шартларында үзеңне ничек тотарга кирәклеген белә алачак. Күргәзмәдә китаплар, матбугаттан мәкаләләр һәм истәлекләр тәкъдим ителә. Бу мәгълүматлар катлаулы һәм куркынычлы хәлләрдә дөрес карарлар кабул итәргә, бәла-казадан котылырга, үз гомереңне һәм башкаларның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Туган тел бәйрәме һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә. 21 нче февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Жырдай моңлы татар теле”  дигән әдәби батл үткәрелде. Оештыручылар  бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, туган телнең рухи куәт һәм бөек байлык булуын билгеләп үттеләр. Чарада катнашучы һәркем татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте. Туган тел көне кичәсе, сүзләре буталган мәкальләрне җыю, кызыклы сорауларга, табышмакларга җаваплар табу, бирелгән сүзләрдән күбрәк сүзләр ясау, тизәйткечләр, сынамышлар әйтешү, төрле халыкларның шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Кичәбез “Сөйләшегез туган телдә, туйганчы сөйләшегез. Тел тудырган шатлыкларны кешегә өләшегез!” күргәзмәсендә урын алган китапларга күзәтү ясау белән тәмамланды.

18 февральдән 21 февральгә кадәр Айдар авылы китапханәсендә «Махсус хәрби операция шигърияте» исемле рухландыргыч шигырь марафоны үткәрелде. Әлеге чара Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Россиядә халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Россия Президенты В.В. Путин билгеләп үткәнчә: «Безнең геройлар махсус хәрби операция барышында чын милләтара бердәмлекнең һәм сугышчан туганлыкның ачык мисалын күрсәтә, сугышта без барыбыз да бер халык икәнлегебезне исбатлый». Марафон махсус хәрби операция темасына багышланып, катнашучыларны тирән хисләр һәм кичерешләр белән сугарылган шигърият дөньясына алып керде. Шигырьләрдә патриотизм, Ватанга мәхәббәт һәм без яшәгән заман турында тирән уйланулар чагылды, аларның күңелләрендә бердәмлек хисләре уятты.

Террор — ул безнең һәрберебезгә турыдан-туры яки читтән кагылучы куркыныч күренеш. Акция кысаларында Айдар авылы китапханәсендә экстремизм һәм терроризм темаларына багышланган аралашу сәгате үткәрелде. Катнашучылар төрле тормыш шартларында кирәк булачак белемнәр алдылар. Әлеге чарада катнашучыларның барысына да куркынычсызлык кагыйдәләре турында “Моны һәркем белергә тиеш!” исемле буклетлар таратылды.


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

20 февраль көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Үлемсез дастаннар кебек моңлы син, туган телем” дип исемләнгән “Сүзләр балкышы” нәфис сүз осталары бәйгесенә йомгак ясау кичәсе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International