Алар туган якның тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли, әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тулырак тоярга һәм аңларга ярдәм итә. Шулай ук, туган җирләр турындагы белемнәрне киңәйтә һәм баета. Якташ язучыларның тормышы һәм иҗаты белән танышу әсәрнең сәнгати дөреслеген, милли телнең матурлыгын, фикер һәм хисләрнең тирәнлеген яхшырак аңларга ярдәм итә. 4 октябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсе укучылары өчен “Якташларыбызның китапларын укыйбыз” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар якташ язучыларның иҗаты белән таныштылар, аларның әсәрләрен укып, фикер алыштылар. Бу очрашу китап укуга кызыксынуны арттыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү һәм туган якның мәдәни мирасын саклау өчен бик мөһим булды.
5 октябрьдә Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре укытучылар көне уңаеннан “Яшәү генә түгел, сәламәт булу кирәк” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Сөйләшү сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында, аерым алганда, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен эш һәм ял режимы, дөрес туклану, начар гадәтләр булмау, шулай ук тормышка уңай караш кирәклеге турында барды. Катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше һәм файдалы гадәтләр турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Бу чара укытучыларга булган хөрмәтне арттырды, чөнки аларның тәҗрибә уртаклашулары, хезмәтләре һәм белемнәре җәмгыять өчен бик мөһим.
8 октябрьдә Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре “Витаминнар – сәламәтлек дуслары” дигән мәгълүмәти сәгать үткәрделәр, анда китапханә һәм мәдәният йортындагы берләшмәләргә йөрүче балалар катнашты. Чара барышында китапханәче чыгышын: “Һәр кешегә яхшы үсү, күрү сәләте, ныклы тешләр булу, салкын тиюдән саклану һәм авыру вакытында тизрәк савыгу өчен витаминнар кирәк”, - дигән сүзләр белән башлады. Шулай ук укучыларга витаминнарның тарихы, аларның төрләре һәм кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте турында сөйләде. Балалар витаминнарның чыганаклары, аларның организмга нинди файда китерүе турында күп мәгълүмат алдылар. Чара интерактив формада узды, бу исә балаларга актив катнашырга һәм сораулар бирергә мөмкинлек бирде. Мондый мәгълүмәти сәгатьләр яшь буынның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда һәм витаминнарның әһәмиятен аңлауда ярдәм итә.
Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер. Нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз хезмәтен яратып, яхшы итеп башкарган, үзенең эше белән күпләрне бәхетле иткән затлар хөрмәткә лаек. Авылыбызда хөрмәткә лаек булган күренекле якташларыбыз, эш алдынгылары күп. 8 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә «Хезмәт иясе - хөрмәт иясе» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бу чарада укучылар зур хөрмәткә лаек булган авылдашларыбыз белән таныштылар. Чара барышында балалар якташларыбызның тормыш юлы, эшчәнлекләре һәм аларның җәмгыятькә керткән өлеше турында күп мәгълүмат алдылар. Хезмәт алдынгыларының мисалы илһам бирә, аларның уңышлары һәм тырышлыгы киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора. Мондый очрашулар яшь буынга хезмәтнең әһәмиятен, кешеләргә хөрмәт белән карауны һәм үз һөнәреңне яратып башкаруның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңларга ярдәм итә.
Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша халкыбызның күңел җәүһәрләре барлана, үткәннәр киләчәк буыннарга җиткерелә. 8 октябрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында “Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше һәм бәйрәмнәре белән таныштырды. Чарада балалар актив катнаштылар, сораулар бирделәр, шулай ук үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар.
Шул уңайдан китапханәбездә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Синең сәламәтлегең үз кулыңда” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар кеше сәламәтлеге нидән гыйбарәт икәнлеген һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеген ачыкладылар. Шулай ук көн режимы, дөрес туклану, гигиена мөһимлеге турында сөйләштеләр. Катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенең төп принципларын, актив тормыш алып баруның файдаларын өйрәнделәр. Чара барышында сәламәтлеккә бәйле сорауларга җаваплар табылды, һәркем үз сәламәтлеген саклау өчен кирәкле киңәшләр алды.
Урып-җыю чорында азык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге, авыл хуҗалыгы оешмалары кырларында тикшереп, профилактика эшләрен даими рәвештә алып бара.
8 октябрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә 1 сыйныф укучылары өчен “Китап тотып кулыма, чыктым белем юлына” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәчеләр балаларны яңа китаплар белән таныштырдылар, китапның һәрчак яхшылыкка өнди икәнлеген, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен сөйләделәр. Шулай ук дәрес барышында китапларны саклап тоту кагыйдәләре дә аңлатылды, бу исә балаларда китапларга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруда мөһим роль уйный. Укучылар үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар һәм ахырдан аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый чаралар балаларда укуга карата мәхәббәт тәрбияләүгә һәм белемгә омтылышны арттыруга ярдәм итә.
Шул уңайдан 8 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә шагыйрьнең гаҗәеп шигырьләр дөньясы буенча «Җәүдәт Дәрзаман иҗатында — балачак дөньясы» дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, шулай ук авторның кайбер әсәрләрен кычкырып укыдылар. Бигрәк тә «Караурман кунаклары» әкият-поэмасы балаларда зур кызыксыну уятты. Шагыйрьнең искиткеч матур шигырь юллары һәркемгә елмаю һәм яхшы кәеф бүләк итте. Мондый шигъри сәгатьләр балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
8 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә өлкәннәр өчен «Компьютер грамоталылыгы/ Компьютер белеме» дип исемләнгән дәреснең чираттагысы үтте. Өлкән буын заманча компьютерларда һәм телефоннарда эшләргә өйрәнеп, яңа кушымталар үзләштерә, айлык түләүләрне электрон рәвештә түләргә өйрәнә. Әлеге дәрестә катнашучылар интернеттан файдалану күнекмәләрен, шулай ук көндәлек бурычларны җиңеләйтә торган төрле программалар һәм кушымталар турында белделәр. Курслар заманча цифрлы технологияләр белән эшләгәндә куркуны, ышанычсызлыкны җиңәргә һәм аларны хәзерге тормышта кулланырга ярдәм итә.