Һәр халыкның үз геройлары бар, алар хәтердә яшиләр һәм һәркемгә үрнәк булып торалар. Шундый геройларның берсе - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, фашист лагерьлары тоткыны, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән «Моабит дәфтәре» авторы Муса Җәлил.
Китапханәләрдә солдатка хат язу акцияләре дәвам итә. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Туган як сәламе якташларның күңелен җылытсын!» дип исемләнгән хат язу көне үткәрелде.
Ватанны саклаучылар көне балаларда патриотлык хисе, сугышчыларга хөрмәт, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә катнашлык тәрбияли. Бу – чын ир-атлар бәйрәме-кыюлар, җитезләр, ышанычлылар, шулай ук үсеп, Ватанны саклаучылар булачак малайлар бәйрәме.
"Батыр" спорт комплексында Теләче муниципаль районының пилот мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр арасында Татарстанда хәрби һәм Хезмәт даны елы кысаларында 23-февраль Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган "Аҗаган" спорт –патриотик уены узды.
Бу көн китап сөючеләрне генә түгел, ә башкаларга уку шатлыгын бүләк итәргә теләүчеләрне дә берләштерә. Казаклар авылы китапханәсе дә «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» акциясенә кушылып, китаплар аша белем һәм рухи байлык таратуга үз өлешен кертте.
Чарада катнашучылар шагыйрьнең авыр балачагы һәм яшүсмер еллары, иҗат юлы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы чорындагы геройлыклы тормыш битләрен ачтылар һәм «Шигырьләрем – тере шаһитларым» исемле презентацияне карадылар. Шулай ук шагыйрьнең әсәрләрен җанлы һәм тәэсирле итеп кычкырып уку оештырылды. Икенче өлештә “Ромашка” уены уздырылды, анда катнашучылар кроссвордлар чиштеләр, «Җәлил шигырьләре һәркемнең күңелендә яши» дигән әдәби викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Чарага китап күргәзмәсе дә куелды, анда шагыйрьнең шигырьләр җыентыклары, әсәрләре һәм аның турында замандашларының җылы истәлекләре тәкъдим ителде. Бу күргәзмә катнашучыларга Муса Җәлил иҗатын тагын да тирәнрәк аңларга һәм аның рухи дөньясына якынрак булырга ярдәм итте.
Батырлык, Ватанга тугрылык һәм шигъри сүз көче белән дан казанган әлеге бөек шәхесне искә алу максатыннан, 13 февраль көнне Шәдке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Муса Җәлилнең 120 еллыгы: хәтер, батырлык, тугрылык» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы, катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби иҗаты белән таныштылар. Шулай ук Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашистларга каршы көрәшүе турында сөйләнде. Күренекле шагыйрьнең исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» — автобиографик шигырьләр җыентыгы да укылды. Әлеге әсәр өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек булды. Чара ахырында интеллектуаль викторина уздырылып, балалар үз белемнәрен сынап карадылар һәм шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында күп кенә кызыклы фактлар белән таныштылар.
15 февраль көнне Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” исеме астында патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы белән якыннан таныштылар. Алар “Кызыл ромашка”, “Ана бәйрәме”, “Вәһшәт” һ.б. шигырьләрен кычкырып укыдылар. Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы Муса Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы һәм мавыктыргыч шигырьләре укучыларда шагыйрь иҗатына карата зур кызыксыну уятты.
1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыды. Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерде. Шул еллардан бирле күп сулар аккан, әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар, еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр, безнең арада. Бу турыда безнең онытырга хакыбыз юк. Сугышның дәһшәтен, әфганчыларның батырлыгын искә төшерү максатыннан 15 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Алар Ватан алдындагы бурычларын үтәделәр” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр.
10, 12 нче февраль көннәрендә татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.