ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Ел саен 5 октябрдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучының  тормышта тоткан роле аеруча зур. Ул балаларга белем биреп кенә калмый, алдагы тормышка максатлар кую һәм аларга ирешу теләген дә сала. Укытучыларның  катлаулы хезмәтләре мактауга лаек. Бәйрәм уңаеннан Баландыш төп мәктәбендә  үзидарә көне уздырылды. Иртәнге линейкада укучылар мөгаллимнәрне бәйрәм белән котладылар. Аннары үзләре дәресләр үткәрделәр. Алар чын мәгънәсендә үзләрен укытучы итеп тоеп, бу хезмәтнең никадәр сабырлык таләп итүен аңладылар.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 09 октябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


5
октябрь, 2025 ел
якшәмбе

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының коллективы, мобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм йөзеннән, «Барысы да Җиңү өчен» дип гуманитар ярдәм тапшырды.   Хезмәткәрләр һәм педагоглар озак вакыт саклау продуктларын (тиз әзерләнә торган ашлар, чәйләр ), шәхси гигиена әйберләрен, перчаткалар җыйдылар.
Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.

Танып-белүгә корылган һәм гадәти булмаган китапларга күзәтү ясаганнан соң, балалар «Безнең кече дусларыбыз» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара барышында балалар төрле, гаҗәеп кызыклы хайваннар дөньясы белән таныштылар, тасвирлама буенча хайваннарны таныдылар.

Нәниләр китапханәче чыгышын тыңлап кына калмадылар, ә үзләре дә әңгәмәгә кушылып өйләрендә нинди хайваннар булуын сөйләделәр һәм аларның исемнәрен атадылар. Китапханәче балаларга теләсә кайсы йорт хайванын яратырга һәм аның да шундый ук җавап кайтарачагы турында аңлатты.

Кичә авылыбыз имамының Коръән укуы белән башланып китте, бу исә бәйрәмгә рухи яктан әзерләнү атмосферасы тудырды. Кичә башында авыл җирлеге башлыгы Фәрит Габдуллаҗан улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга бәхетле картлык һәм күңел тынычлыгы теләде. Шулай ук ООО “Агролак” җитәкчесе Фәрит Фарукович та үзенең изге теләкләрен җиткерде. Кичәнең төп геройлары – өлкәннәр – үзләре дә шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, бәйрәмнең күңелле атмосферасын тудырдылар. Авылыбызның спонсорлары ярдәме белән табын әзерләнде, анда һәркем рәхәтләнеп утырып, аралашып ләззәт алды. Бу кичә өлкәннәр өчен күңелле һәм истә калырлык вакыйга булды, аларның тормышына игътибар һәм хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеген искәртте.

Өлкәннәр көне датасы өлкән буын кешеләренә гомер юллары турында хәтерләтү түгел, әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, барлык өлкән буын кешеләренә туган илебезнең үсешенә керткән өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә яхшы мөмкинлек.

Без барыбыз да илләрнең тыныч булуын, егетләребезнең туган якларында, туган йортларында таза-сау килеш күренүләрен телибез. Улларын махсус хәрби операциядән көтүче әниләрнең йөрәкләре һәрвакыт борчыла. Бүген, 1 октябрь көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре МХОдагы авылдашларыбызның әти-әниләре белән очрашты. Очрашу вакытында алар әти-әниләрнең хәлләрен сораштылар, улларының сау-сәламәт булып гаиләләре янына кайтуларын теләделәр.

Бу көнне без хөрмәтле өлкәннәребезне котлап, бүләкләүләр белән искә алабыз. Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу матур традицияне дәвам итеп, өлкәннәргә рәхмәт сүзләре әйтеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Очрашуда аларның тормыштагы тәҗрибәләре һәм мәдәнияткә керткән өлешләре турында сөйләшенде. Әлеге вакыйга яшьләр һәм өлкәннәр арасында элемтәне ныгыту, бер-берсенә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү өчен бик мөһим булды.

1 октябрь көнне, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Казаклар авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә «Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре» дип исемләнгән акция үткәрде. Бу чара мәдәният өлкәсендә эшләгән өлкәннәрне бәйрәм белән котлау һәм аларның хезмәтләрен бәяләү максатын куйды. Мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне котлап, аларга бүләкләр тапшырдылар. Бу вакыйга өлкән буын вәкилләренә игътибар һәм хөрмәт күрсәтү, аларның тормыш тәҗрибәсен уртаклашу өчен бик мөһим булды. Мондый чаралар яшь буынга өлкәннәрнең мәдәнияткә һәм җәмгыятькә керткән өлешен аңларга ярдәм итә, шулай ук буыннар арасында элемтәне ныгыта.

Әлеге көн безгә өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген искәртә. 1 октябрь көнен “Игелеклелек һәм хөрмәт көне” дип атауның сәбәбе дә шунда. Шул уңайдан Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә “Үткән гомер бер мизгел” исемле чара үткәрелде. Бу чара өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсен һәм аларның җәмгыятьтәге ролен бәяләү максатын куйды. Бәйрәм өстәленә Кукчә авылының өлкәннәре чакырылган иде, чара авыл җирлеге башлыгы А.Р. Зиннәтовның котлавы белән башланып китте. Ул өлкәннәрнең тормыштагы әһәмиятен һәм аларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады. Чара ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды, бу исә бәйрәмнең күңелле һәм җылы атмосферасын тудырды. Мондый чаралар өлкәннәр белән яшь буын арасында элемтәне ныгытуга, аларның тәҗрибәсен бәяләүгә ярдәм итә, шулай ук җәмгыятьтә хөрмәт һәм игелеклелек хисләрен арттыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International