ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халык хәтере-мәңгелек” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Җиңү яулаган, сугыш кырларында ятып калган авылдаш батырлар турында сөйләнде. Балалар бик кызыксынып, тарихыбыз турында тыңладылар, сораулар бирделәр. Шулай ук “Дәхшәтле еллар ярасы” исемле китап күргәзмәсе куелды. Шул авыр елларны сөйләп узганнан соң сугыш кырларында һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды.

Ә тагын, җәй - китап уку вакыты! 19 июнь көнне китапханәчеләр җәйге уку өчен китаплар җыелмасын тәкъдим иттеләр, балаларны китаплар белән таныштырдылар һәм аларның авторлары турында сөйләделәр. «Табигать могҗизалары», «Иң кечкенәләр өчен» кебек төрле юнәлешләр буенча әсәрләр тәкъдим ителде. Табигатьтә балалар бер-берсенә кычкырып укыдылар һәм бергәләп балалар китаплары һәм журналларының гаҗәеп битләрен ачып, матур басмаларны карап чыктылар.

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.  1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, бу афәттә дистәләрчә миллион кеше һәлак була. Сугыш 1418 көн дәвам итә һәм совет яугирләренең җиңүе белән тәмамлана. Баландыш авыл китапханәсендә шул уңайдан балалар белән хәтер сәгате үткәрелде. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә хат яздылар. Бу чарада катнашучыларга сугышның куркыныч икәне, Бөек Ватан сугышы, партизаннар батырлыгы турында сөйләнде.


23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

21 июнь көнне Айдар авыл мәдәният йортында "Экияти моннар дөньясы" исемле Пушкин картасы кысаларында жыр буенча мастер-класс үтте. Ул музыка сөючеләр өчен яңа офыклар ачачак. Катнашучылар төрле җыр техникасын үзләштерә, тавышын арттыра һәм яраткан җырларын ышаныч белән башкара алырга ойрэнэчклэр. Мастер-классны жыр соючелэр очен берләшмә җитәкчесе үткәрде, ул үз белемнәре белән уртаклашты һәм иҗатка рухландырды. Бу барлык жырларга теләүчеләр өчен үз вокаль күнекмәләрен яхшыртырга һәм вакытны күңелле атмосферада үткәрергә мөмкинлек бирде. Элеге мавыктыргыч чараларда катнашу мөмкинлеген ничектэ табарга кирэклеге искэртелде!

Бу көнне Россия халыклары 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган һәм үз гомерләре бәрабәренәВатаннарын яклаган ватандашларын искә ала. Бу көнне без фронтта катнашкан һәм һәлак булган авылдашларыбызны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда хезмәт куючыларны искә алабыз, Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында баш иябез. 21 июнь көнне Айдар авыл мәдәният йорты,китапханэ белән берлектә “Сезнең батырлык үлемсез, сезнең дан мәңгелек!” исемле хәтер сәгате үткәрде . Бөек Ватан сугышы башлануның тарихи фактлары белән таныштырдык, бу көннең тарихыбыздагы иң кайгылы даталарның берсе булуы турында сөйләдек. Шушы дәһшәтле сугышта Ватан өчен гомерләрен биргән, сугыш кырында ятып калган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән  тогэллэнде.


22
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Ул «Сугышның беренче көне»дип атала иде. Бу көнне авыл халкы һәм кунаклары Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаганда һәлак булганнарны искә алу өчен җыелды. Алып баручылар Хәтер һәм кайгы көненең әһәмияте турында сөйләделәр. Алар сугыш башлануның фаҗигале вакыйгаларын һәм ул кырыс елларда халкыбызның батырлыкларын искә төшерделәр. Ата-бабалары фронтта җиңү яулаган балалар тирән эчтәлекле юллар укыдылар, сугыш еллары җырларын җырладылар.  Аларның тавышлары һәлак булганнар истәлегенә тугрылык анты, Бөек Ватан сугышы турындагы хакыйкатьне буыннан-буынга тапшыру вәгъдәсе кебек яңгырады. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Кайгы һәм Мәңгелек хәтер билгесе итеп шәмнәр кабыздылар. Бу митинг үткәнгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә бүген без кадерләгән тынычлык һәм Ирекнең мөһимлеген искә төшерү дә булды. Без барысына да рәхмәт белдерәбез


21
июнь, 2025 ел
шимбә

Әлеге сугыш җиңү белән тәмамланса да, бу көн -  Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Сугыш кырында һәлак булганнарны, немец әсирлегендә җәфаланганнарны, ачлыктан, салкыннан һәм тылда авырулардан, госпитальләрдә алган яралардан үлгәннәрне искә төшерә. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә яшь укучылар өчен "Мәңгелек хәтер бар" исеме астында хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче  ул куркыныч еллардагы вакыйгалар, фронттагы һәм тылдагы тормыш турында сөйләде.


20
июнь, 2025 ел
җомга

Көннән-көн күбрәк кешеләр, бигрәк тә яшьләр, бозыклык челтәренә эләгә. Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан 20 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә «О наркомании нужно знать, чтоб ее избежать!»     исемле күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә наркотикларга урын булмаган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче шулай ук укучылар өчен акция үткәрде. Акциядә катнашучыларга наркотиклар куллануның һәлакәтле нәтиҗәләре турында мәгълүмат һәм сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнүгә чакыручы буклетлар тапшырылды. Мондый чаралар яшьләр арасында наркоманиягә каршы тору культурасы формалаштыруда һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда мөһим роль уйный. Безнең максат — яшь буынга наркотикларның зыяны турында аңлату һәм аларны сәламәт, актив тормыш рәвеше алып барырга өндәү.

15 июнь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучылар наркоманиянең зыяны, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына булган зарарлы йогынтысы турында фикер алыштылар. Шулай ук, «кармакка» эләкмәскә һәм наркотикларга бәйле булмаска кирәклеге турында да сөйләштеләр.

Бу искиткеч сүзләрне Михаил Ломоносов әйткән. 20 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә “Шаркылдыклар” клубы әгъзалары белән “Туган ягым язучылары” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Викторина мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында оештырылды. Теләче төбәге талантлы язучыларга һәм шагыйрьләргә бик бай. Чарада катнашучылар укылган шигырьләрнең авторларын атадылар, шулай ук табигать, туган тел турындагы сорауларга җавап бирделәр, якташ язучыларыбызның биографияләре һәм иҗат юлы белән таныштылар, өйдә уку өчен китаплар яздырып алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International