ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2025 ел
җомга

Бөтендөнья шигърият көне кысаларында, Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап, 21 март көнне Әбде авылы китапханәсендә мәдәният йорты директоры һәм мәктәп белән берлектә «Пароль их Родина и лозунг их Победа» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Шул уңайдан, Теләче балалар китапханәсендә «Шигырь аша сөйләшәм...» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларга бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләделәр, шигьриятнең кеше иҗат иткән иң бөек сәнгать әсәре икәненә төшендерделәр.

Китапханәче балаларга бәйләү кармакларының төрләре, схемаларны ничек укырга кирәклеге турында аңлатты һәм осталык серләре белән уртаклашты. Кайберәүләрне квадрат бәйләү техникасы кызыксындырды, икенчеләре тастымал бәйләп карадылар, бәйләүнең иң гади элементларына өйрәнделәр, шулай ук бәйләү буенча журналларга күзәтү үткәрделәр. Эш белән вакыт сизелмичә үтеп китте, катнашучылар үзләренә кечкенә матур тастымаллар бәйләделәр. Саубуллашып, барысы да яңа очрашулар өмет итеп калдылар.

Бу чара Ватаныбыз өчен көрәшүчеләргә хөрмәт күрсәтте, авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Концертта сугыш елларының мәшһүр җырлары, шигырьләре яңгырады, алар иң авыр һәм иң караңгы вакытта сугыш кырында солдатларга ярдәм итте, җиңүгә өмет бирде. Фестивальдә күргәзмәләр дә тәкъдим ителде, кунаклар әлеге эшләр белән таныша алдылар. Бәйрәм концерты хис-кичерешләргә бай булды һәм тамашачыларның йөрәкләрендә тирән тәэсир калдырды. Мондый чаралар балалар һәм яшүсмерләр күңелендә эз калдыра, тарихны истә тотарга ярдәм итә, ихлас патриотлык һәм иң яхшы кешелек сыйфатларына ышаныч тәрбияли дип ышанасы килә.

Бүген, 19 мартта, «Киләчәк» Яшьләр үзәгендә Балалар иҗат үзәге ел саен үткәрелә торган «Теләче йолдызчыгы» диеп исемләнгән конкурс-фестиваленең мәктәп яшендәге балалар арасында сайлап алу турын уздырды. Фестиваль-конкурска старт  быелның 1 нче февраленнән бирелде. Әлеге чарада 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка  кадәрге балалар катнашты, алар үзләрен төрле яктан сынап карый алдылар. Сайлап алу турында 7 төрле номинациядә   барлыгы 250 дән артык бала  катнашты.


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Теләче үзәк китапханәсенең уку залында Теләче урта мәктәбенең 7 «А» сыйныфы укучылары өчен «Эбру-матурлык дөньясы» исемле мастер - класс үткәрелде.

Әлеге истәлекле датаны бәйрәм итү кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллар Кырымның Россия белән кушылуына сәбәп булган вакыйгалар турында сөйли. Күргәзмәдә Кырымның истәлекле урыннары турындагы басмалар белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук укучылар Кырымның Россия белән кушылуы россиялеләр өчен халкыбызның какшамас бердәмлеге, Ватанга мәхәббәт һәм тарихи гаделлекне торгызу символы булуын белә алачак.

Күкчә авылы китапханәсе, авыл клубы белән берлектә әлеге проектка кушылдылар. Яшүсмерләр Фәнил Галиевнең «Судьбы солдатские» китабы турында фикер алыштылар, әлеге китапта автор үзенең балачагын, әтисенең Бөек Ватан сугышында җиңү белән кайтуы турында сөйли. Чара ахырында укучылар үзләренең китап турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.   

18 мартта безнең илдә мөһим дата – Кырымның Россия белән кушылуы көне билгеләп үтелә. Нәкъ 11 ел элек Кырымда референдум узды, аның нәтиҗәләре буенча ярымутрау Россия Федерациясе составына керде. Шул уңайдан, 18 март көнне Сауш авылы китапханәсендә «Кырымның Россиягә кушылуы көне» дип исемләнгән мәгълумәт сәгате үткәрелде. Китапханәче «Кырым Россия тарихында» дигән презентация әзерләде, биредә республика тарихындагы мөһим вакыйгалар, ярымутрауның Россия өчен әһәмияте турында җиткерелде. Чара барышында укучылар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Шулай ук «Кырым» атамасының килеп чыгышы, аның ярымутрау тарихы, бай табигате һәм иң танылган истәлекле урыннары, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, 2014 елның 18 мартындагы тарихи вакыйганың әһәмияте турында сөйләнелде.

Нәкъ 11 ел элек Кырымда референдум узды, аның нәтиҗәләре буенча ярымутрау Россия Федерациясе составына керде. Бу истәлекле көн уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә «Кырым һәм Россия бердәм язмыш» исемле тематик әңгәмә уздырылды. Чарада катнашучыларга китапханәче Кырым тарихы, 2014 елның мартында булган вакыйгалар, ярымутрауның истәлекле урыннары һәм табигате, хәзерге вакытта Кырымда яшәүче халыклар, аларның мәдәни мирасы турында мәгълүмат җиткерде. Шулай ук иҗатында шушы якны яктырткан классиклар турында да сөйләнде. Ул биредә рус язучыларының һәм шагыйрьләренең мәшһүр әсәрләре язылуын билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International