ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Шушы бәйрәм уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә «Минем Ватаным – Россия» дигән темага викторина үткәрелде. Укучылар бик кызыксынып викторина сорауларына җавап эзләделәр. Россия гражданины булу – ул үз Ватаныңны ярату, аның язмышы, киләчәге өчен җаваплылык тою дигәнне аңлата. Әлбәттә, ил гражданы үз ватанының тарихын белергә, гамәлдәге законнарны үтәргә, дәүләт символларына хөрмәт белән карарга тиеш.  


16
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

      16 июнь көнне Байлар Сабасында  2014-2015 елгы яшүсмерләр командасы  футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты.

Уеннар нәтиҗәләре буенча:

«Яшьлек» Сабасы – Теләче «Алга» 0: 3

«Олимп» Сабасы - «Алга» Теләче 1: 2

Команда җитәкчесе-И. К. Нәҗметдинов.

15 июнь көнне Теләче стадионында 2010-2011 елларда туган яшүсмер малайлар арасында футбол буенча Республика беренчелегенең сайлап алу уеннары узды (команданың тренеры Хәбиров Р.Г.). Бәйгедә Теләче, Питрәч, Кукмара һәм Арча районнарының яшь футболчылары көч сынашты.

     Уен йомгаклары буенча районның "Алга" командасы, өч уенны да оттырмыйча, финалга чыкты.

    Бәйгене якташыбыз, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин да тамаша кылды.


11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык символы булып тора. Бәйрәм алдыннан Әбде авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты директоры һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Россия, родина моя» дигән әдәби квест үткәрде.


10
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Илебезнең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе булган Россия көненә Теләче үзәк китапханәсе «Ватаным – Россия» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә Россия тарихына багышланган энциклопедияләр һәм китаплар урын алган. Алар аша без  илебезнең бай мәдәни һәм табигый мирасы белән таныша алабыз. Китап битләрендә шәһәрләрнең гүзәллеге, борынгы кремльләрнең, монастырьларның һәм храмнарның тарихы, архитектура шедеврлары, һәйкәлләр, музейлар, гореф-гадәтләр һәм йолалар турында кызыклы мәгълүматлар тупланган. Шулай ук ватаныбыз тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча, дәүләт символлары, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр, Россиядә яшәүче халыклар турында ВК һәм телеграмм битендә укучылар игътибарына “Минем яраткан Россиям” дигән онлайн-викторина тәкъдим ителде.

Китап күргәзмәсе белән танышырга китапханәбезгә рәхим итегез!

Һәр ел саен ул 12 июньдә билгеләп үтелә һәм Россия Федерациясенең һәр гражданины өчен аерым әһәмияткә ия.

10 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзенең ктив китап укучылары белән илнең төп дәүләт бәйрәменә багышланган «Минем илем – минем Россиям» дигән темага рәсемнәр ясадылар. Шулай итеп, балалар үз Ватаннары – Россиягә булган рәхмәт һәм ярату хисләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар. Аларның рәсемнәрендә Россия флагын, чәчәкләр, кошлар, ак кәүсәле каеннарны да күрергә була иде. Балалар бик тырышып ясадылар. Рәсемнәр ачык төстә, матур һәм тәэсирле килеп чыкты.

Аның иҗатын кечкенә һәм олылар да ярата, шуңа күрә бу көнне бөтен ил буенча Пушкин көнен билгеләп үтәләр. 5 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре балаларга язучының тормыш һәм иҗат юлы, Пушкин әкиятләренең аерым сюжетлары турында искә төшерде. Балалар шагыйрь әкиятләре буенча әдәби конкурсларда катнаштылар, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныдылар.

Бүген Теләче авылының үзәк паркында  Теләче 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар һәм мәктәпкә  әзерлек төркеме балалары белән «Уйныйбыз да , җырлыбыз күңелле ял итәбез» дип исемләнгән күңелле чара узды, аны Теләче балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре оештырды. Балалар вакытларын җырлар һәм халык уеннары белән шат күңел белән үткәрделәр.

Укучыга А.С. Пушкин исеме яшьтән үк билгеле, чөнки балалар башта аның әкиятләре белән, аннары лирик әсәрләре, ә соңыннан романнар, повестьлар һәм пьесаларын укып танышалар. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевичның әдәби иҗаты бик кыйммәтле. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, төрле дин, милләт кешеләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Пушкинның туган көне уңаеннан Айдар авылы китапханәчесе балаларны шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар һәм аның иҗаты белән таныштырды. Аннары яшьләр «Мы вновь читаем Пушкинские строки» дип исемләнгән квест кысаларында әдәби станцияләр буйлап юлга чыктылар. Һәр этапта алар төрле биремнәрне үтәделәр: викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләр укыдылар, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча таныдылар, Пушкинның танылган әсәрләрендәге җөмләләрнең ахырын искә төшерделәр. Чара Пушкин әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм үзебезнең классик әдәбиятны белүгә ярдәм итә.

Бу бәйрәм җәмгыятькә Пушкинның Россия һәм тулаем дөнья мәдәнияте өчен иҗади мирасын аңлата. Ул дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән генә чагыштырырлык яңа, классик сәнгатькә нигез салучы булды. Пушкин - Россия исеме, Россия горурлыгы. Пушкин иҗаты безне гомеребез дәвамында озата бара. Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре, тәрҗемә өчен катлаулы булуга карамастан, дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан. Хәзер Пушкин көне безнең илдә ел саен бәйрәм ителә. Шул уңайдан, 6 июнь көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә "Рус шигърияте кояшы" дип исемләнгән төрле сыйныф укучылары катнашында мәдәни чара үткәрделәр. Чара барышында аларны язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International