Әбде авылы китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Быел ул аеруча әһәмиятле, чөнки без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Яшь патриотлар авыл халкын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм истәлек символы буларак безнең өчен Бөек җиңү яулаганнарга рәхмәт йөзеннән Георгий тасмалары тапшырдылар.
Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 2025 елның 6 маенда Шәдке авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшерүдә авыл җирлеге башлыгы Ф.Г.Кадыйров та катнашты.
21 апрельдән бөтен ил буйлап хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы буларак ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе старт алды. Быел ул аеруча әһәмиятле: без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
2 май көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә махсус хәрби операция зонасыннан туган авылыбызга кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз - Ришат Зәйнуллин белән «Сезнең белән горурланабыз һәм Җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Китапханәдә яшүсмерләр белән җылы әңгәмә узды. Чакырылган кунак хәрби хезмәт көннәренең ничек узуы, солдатлар арасында булган дустанә мөнәсәбәтләр турында сөйләде. «Фронттагы тормышка ияләштек – бар да тәртип» -ди ул.
Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.Тәрбиячеләр, тәрбияләнүчеләр һәм “Алдынгыларар хәрәкәте”нең активистлары кисеп ясалган тематик сурәтләр һәм Җиңү символлары белән тәрәзәләрне бизәделәр.
Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Үлемсез полк” күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп бурычы - һәр гаиләдә сугыш аша үткән буын турында шәхси хәтерне саклау.
Балалар Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан бабаларының портретларын алып килеп, сугыш юллары турында сөйләделәр.
Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 2025 елның 5 маенда Олы Мишә авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды.
Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Ярат һәм бел туган төбәгеңне!» дип исемләнгән туган якны өйрәнү әдәби программасы үткәрелде. Туган як тарихын, биредә яшәүче кешеләр турында белү – кызык, дөрес, кирәк һәм мөһим эш. Туган якны өйрәнү программасы әлеге чарада катнашучыларга туган якны өйрәнү әдәбиятын белү, үткән һәм хәзерге тарихыбызны, туган як традицияләрен һәм йолаларын өйрәнү, үз тамырларыңны онытмау, алдагы буыннар белән тыгыз бәйләнеш алып бару мөмкинлеге бирде.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм яшүсмерләрне социализацияләү программаларын үстерү федераль үзәге «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясен үткәрүне дәвам итә. Әлеге акциянең максаты: яшүсмерләргә буш вакытларын файдалы үткәрү, үсеш бирүче, куркынычсыз һәм бушлай ысуллар турында мәгълүмат бирү.
Бөек Җиңү көне алдыннан Теләче үзәк китапханәсе «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды, китапханә тәрәзәләрен Җиңүнең төп символлары – йолдызлар, тасмалар, язулар, чәчәкләр һәм күгәрченнәр белән бизәде.