Буген, 13 нче февраль көнне, Баландыш төп мәктәбенең 8-9 нчы сыйныф укучылары дәһшәтле Әфган сугышы елларын искә алу, хәтер яңарту максатыннан “Киләчәк” яшьләр үзәгендә “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Теләче бүлеге “Яшь армия” әгъзалары өчен оештырган, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбыз : Айдар Галимҗанов, Рәис Нуртдинов һәм Газинур Закировлар белэн очрашуда катнашып кайттылар.
2025 елның 14 февралендә бөтен гомерен, бөтен талантын татар халкына багышлаган күренекле татар галиме, педагогы, мәгърифәтчесе, энциклопедисты, тарихчысы, этнографы, әдәбиятчысы, тел белгече Каюм Насыйрины тууына 200 ел тула. Каюм Насыйри үз халкын мәгърифәтле итү бурычын тормышка ашыра башлаган беренче татар галиме.
15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстан сугышыннан чыгарылуына 36 ел була. Әлеге уңайдан, 12 февраль көнне, Баландыш төп мәктәбе укучылары авылыбыз мәдәният йортында уткәрелгән "Төшләремдә һаман сугыш күрәм” дип исемләнгән очрашуда катнаштылар. Хәрби-патриотик чара барышында укучылар Әфган сугышы ветераннары өчен җырларның иң матурларын, биюләрнең иң дәртлеләрен башкардылар, шигырьләрнең дэ иң мәгънәлеләре укылды. Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәгән батыр йөрәкле авылдаш егетләребез белән без чиксез горурланабыз.
2023 елның 14 декабрендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында Теләче муниципаль районы “Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчә җитәкчесе Сабирова Алия Рафис кызы белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге төркеме тәрбияләнүчеләребезнең "Алдынгылар хәрәкәт" енә керү тантанасы үткәрелде.
Һәр елны 8 февраль - яшь герой-антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә, чөнки дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган.
Сәламәтлек бәхет бит ул аның кадерен белегез" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Китапханәчеләр сәламәт яшәү рәвешенең озын гомерлелеккә ничек йогынты ясавы, шәхси физик мөмкинлекләрне исәпкә алып, сәламәтлеккә иң рациональ юлны ничек сайлау турында сөйләделәр. Катнашучылар сәламәтлекнең нәрсәгә бәйле булуын, озак яшәү һәм актив яшәү рәвешенең үзара бәйләнешен, сәламәтлекне саклап калу һәм авыруларны булдырмау, физик күнегүләрнең файдасы турында белделәр. Сәламәтлек проблемаларына багышланган китапларга күзәтү үткәрделәр.
Күп илләрдә яшүсмерләргә тәмәке тартуны тыя торган законнар кабул ителде. Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәткәнчә, тәмәке тарту сәламәтлек өчен куркыныч, ләкин, шуңа да карамастан, галимнәр исәпләве буенча, дөньяда планета халкының өчтән бере яисә һәр өченче кеше тәмәке тарта. 11 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту, тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлауларына ирешү максатыннан «Тәмәке тартучыга нәрсә белергә кирәк» дип исемләнгән күргәзмә ясап куелды.
Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе куелды. Берләшмәгә йорүче укучылар белән “Мин тормышны яратам” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Тормышны Фәнис Яруллин кадәр яраткан кеше булдымы икән? Әле аны яратып кына калмыйча, һәр ярасын, һәр сынавын сызланмый-сыкранмый кабул итеп, кешеләргә җылылык һәм матурлык та өләшә алучы йөрәк тагын кемдә генә бар икән?
Укучыларга Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы, Дәүләт символының хәзерге күренеше Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә раслануы турында сөйләделәр. Балалар флаг тукымасындагы ак, яшел һәм кызыл төсләрнең нәрсә аңлатканын, республика гербындагы символларның мәгънәсен белделәр.
2025 нче ел “Ватанны саклаучылар елы” уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан “Сугыш турында китаплар укыйбыз” дигән патриотик әдәби флеш-моб оештырылды. Әлеге акциягә Баландыш авыл китапханәсе фронтовик язучы Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” романыннан өзек тәкъдим итте.