21 – 25 нче гыйнвар көннәрендә биология фәне буенча “ Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Биология фәне олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучысы Заһидуллина Ильсия катнашты. Йомгаклау этабында Ильсия призер булды. Заһидуллина Ильсия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Призерны олимпиадага биология укытучысы А.И. Тимербаев әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Финалда зона турларында җиңеп беренче урын яулаган 8 команда катнашты, алар арасында Теләченең балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров җитәкчелеге астында безнең район командасы да бар иде.
Районыбыз командасының уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Казанның Вахитов районы спорт мәктәбе-Теләче:3:3
“Олимп”(Алабуга)-Теләче: 4:2
“Эверест”(Биектау)-Теләче: 2:2
Теләче-Әгерҗе: 4:2
Теләче- Казанның Вахитов районы спорт мәктәбе(икенче команда)6:3
Уен нәтиҗәләре буенча,Теләче яшүсмерләре командасы республика буенча 6 урынны яулады.
31 января 2019 года с 10 до 11 часов в здании прокуратуры Тюлячинского района по адресу: с. Тюлячи, ул. Химиков, д. 27 проведет прием граждан заместитель прокурора Республики Татарстан Даминов Олег Александрович. Телефон для справок: (84360) 21-2-46
17 нче гыйнварда мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин тууына 160 ел тулды. Теләче урта мәктәбе укучылары мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнәләр. Теләче урта мәктәбе укучысы Ситдикова Гөләндәм, Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм иҗаты турында өйрәнү эше нәтиҗәләрен, Теләче авылы библиотекасында узган чарада катнашучылар белән уртаклашты. Бу чарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары М.Р. Сабирова, А.М. Гыйлфанова һәм Р.Р. Гариповалар катнашты.
27 нче гыйнвар көнне Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды.Ленинград шәһәре халкы 900 көн буе фашистлар камалуында булды. Ач улемле, канлы камалуда бик аз кешеләр генә исән калды. Канлы камалу көннәре, сугышлар беркайчан да онытылмый. Сугышлар булмасын! Аяз күкләр, тыныч тормыш телибез!
Балалар китапханәдә күпме китап саклануы, аларның күпмесе балалар өчен булуы, абонементта күпме китап булуы, аларның отделлап саклануы турында белделәр. Балалар китапханә тәртипләре белән таныштылар, китаплар нәрсәне яратмавын нәрсәгә рәхмәт белдерүен искә төшерделәр. Чара барышында балалар үзләренең сорауларын да бирделәр. Балаларга “Тере хәрефләр” дигән уен бик ошады.
Китапханәләрдә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. 26 январь көнне, Айдар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен, "Батырлыгыңны без онытмыйбыз блокадалы Ленинград " дип исемләнгән презентация күрсәтте. Укучылар бомбалар һәм снарядлар астында икмәк өчен чиратта торган, ачлыктан һәм салкыннардан үлгән кечкенә геройларның тормышы турында белделәр,
Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Балада сүзлек формалаша – сүзлек яңа сүзләр белән баетыла, тулылана.
29 январь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар «Курочка Ряба» әкиятен сәхнәлештерделәр.
Ярышларнын ачылу тантанасында районыбыз башлыгы Зарипов И.Ф., Иске Жори авыл жирлеге башлыгы Мараков Р.Р. , башка оешма житэкчелэре катнашты. Гомумкоманда урыннары тубэндэгечэ:
1 урын - Олы Тилэже
2 урын- Иске Жори
3 урын - Алан
4 урын - Тимершык командалары.
2019 нчы елның 25 нче январендә Олы Нырсы авылы мәдәният йортында Олы Нырсы авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче, РФ Дәүләт думасы депутаты Менделевич Борис Давыдович, районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Олы Нырсы авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.