ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2024 ел
сишәмбе

7 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан “И, хатын-кыз, сиңа эндәшәмен, зур сере син шушы дөньяның!” дип исемләнгән КВН үткәрделәр. Катнашучылар ике командага бүленеп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. “Кояшкай” һәм “Тамчылар” командасы үз исемнәрен сайлагач, биремнәр үтәделәр. Биеделәр, җырлар да башкардылар, сүзләр төзеделәр, мәкальне дәвам итү, ромашка чәчәге таҗларына язылган сорауларга җаваплар да таптылар. Командалар бик матур чыгыш ясадылар һәм бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.

Шул уңайдан, Югары Кибәхуҗа  авылы китапханәсендә 6 март көнне “Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихын чагылдырган материаллар, хатын-кыз образына дан җырланган әсәрләр, шигырьләр, журнал битләрендә басылган күренекле гүзәл затлар турында язмалар урын алды.

Иң күркәм, иң якты бәйрәм, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Теләче балалар китапханәсендә «Март аенда бар шундый көн» дигән иншалар бәйгесе булып узды. Бәйгедә Теләче урта мәктәбенең кече сыйныф укучылары катнашты. Әниләрне 8 Март - хатын-кызлар бәйрәме белән котлау, инша язу өчен менә дигән мотивация. Иң яхшы текст өчен беренче, икенче һәм өченче урыннарга грамоталар бирелде, барлык катнашучылар белән бергә уртак фотога төшелде. Китапханәдә әлеге матур чара уңаеннан, дөньяның күренекле хатын-кызлары турындагы материаллардан китап күргәзмәсе оештырылды.

Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Тимербайева Ф.М.)  Олы Нырсы мәктәбенең инновацион спорт мәйданчыгында "Нәниләр чаңгы юлы"нда катнашып кайттылар . 2023 нче елдан әлеге ярышлар Россия Кораллы көчләренең Украинадагы махсус хәрби операциясе барышында һәлак булган якташыбыз, күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән Дмитрий Павлович Дормидонтов истәлегенә  багышлана.

6 март көнне балалар белән яшь әниләр өчен китаплар патшалыгына экскурсия оештырылды. Уку бала тормышында мөһим урын алып торырга тиеш. Баланы китапка тарту – эстетик-сәнгать тәрбияләүнең төп бурычларының берсе. Экскурсия барышында балалар яңа китаплар белән танышса, әни кеше баласына китап битен ачып, аңа яңа дөньяга юл күрсәтте. Китап кешене уйланырга, аннан тәм табарга һәм мөмкин кадәр күбрәк белергә өйрәтә.

Алан авыл китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Кем җырлады?» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Теләче җирлекара китапханәсендә “Яшь гаилә” клубы әгъзаларына йөрүче әниләр һәм балалар  шкатулка ясау буенча осталык дәресе  үтте. Балалар әниләре белән берлектә кадерле кешеләренә бизәнү әйберләре салу өчен бик матур тартмачыклар ясадылар.

Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе инициативасы белән «Служение» марафоны кысаларында старт алган «Сильнее стали» масштаблы акциясенә кушылып, Олы Мишә авылы китапханәсендә 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, мәктәп белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очрашу булып узды. Бу очрашуда авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов катнашып хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.

Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әниләр булганда мәңгелек язларның яме бар” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең әниләре – хезмәттәшләребез  үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Район чаңгы базасында 1-6 сыйныф укучылары арасында, гаскәрләрне Әфганстан җиреннән чыгаруга 35 ел тулуга багышланган, чаңгы ярышлары һәм биатлон  буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Әлеге ярышларда мәктәбебезнен 7нче сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә 3 нче урынны һәм Хәйретдинов Ибраһим 1 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз аларны!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International