Теләче үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тулу уңаеннан, “Рухи матурлык җырчысы” дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Күп гаиләләр бүгенгесе көндә якыннары өчен ут йотып торалар,чөнки аларның иң кадерле кешеләре Ватан чакыруы буенча хезмәттә. Алар безнең тынычлыгыбыз өчен батырларча көрәшәләр. Бу гаиләләргә азга гына булса да кайгыларын онытып, бер-берсе белән якыннан күрешеп, аралашыр өчен мөмкинлек булсын дигән максаттан, 2 март көнне Алан авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә, солдат әниләре белән очрашу үткәрелде. Мондый чаралар бүгенге көндә бик кирәк һәм бик мөһим.
2024 елның 11 мартыннан алып 2024 елның 22 мартына кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
Изге Рамазан ае мөбарәк булсын! Бу ай – бәхет, шатлык, уңыш һәм күп савапларга ирешә торган ай. Тоткан уразалар, укыган догалар кабул булсын! Ураза тотучыларга күркәм сабырлык телибез!
Безнең районыбыз зона ярышының икенче көне, ягъни 9 мартта Арча, Саба, Әтнә районнары белән “хореография”, “вокал-соло”, “вокаль ансамбль”, “конферанс” номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
6 март көнне “Батыр” спорт комплексында шәхси эшмәкәр, иганәче Кузьмина Гөлназ Рәшит кызы призына 2006 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир булып үтте.
Чаңгы базасында 1-6 сыйныф укучылары һәм биатлон арасында гаскәрләрне Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 35 ел тулуга багышланган чаңгы ярышлары буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 98 укучы катнашты.
Шәтке авыл китапханәсендә 1 март көнне якташыбыз Нурислам Хәсәновның туган көне уңаеннан «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип аталган китап күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә язучының 4 томлык Сайланма әсәрләре һәм башка китаплары урын алган иде. Язучының әсәрләрендә геройларның эчке кичерешләре, мәхәббәт һәм нәфрәт, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәте, тормыш яшәешебез яктыртыла. Нурислам Хәсәновның «Бәхилләрме йөрәк?», «Күрәчәк», «Җан авазы», «Хакыйкать хакы» китапларын укучыларга өйгә укырга тәкъдим ителде.
1 мартта наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көннәрдә бу проблемага багышланган чаралар бөтен җирдә үткәрелә. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре бу темага «Актив яшә, матур уйла» дигән дигән файдалы киңәшләр сәгате уздырдылар. Һәрберебезнең үзенчәлекле булуы һәм кешенең ниндидер зарарлы гадәтләре аркасында сәламәтлеген бозуы яки ниндидер куркыныч хәлләргә эләгүе турында сөйләделәр. Алар балаларга файдалы киңәшләр биреп: үз-үзеңне хөрмәт итәргә, башкаларның йогынтысына бирешмәскә һәм кирәкле эшләр белән шөгыльләнергә өйрәттеләр.
Бу бәйрәм күп кенә язучыларны берләштерә. Ул шулай ук кешеләрнең игътибарын әдәби иҗатка җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бу көнгә китап укырга яратучылар өчен Абде авыл китапханәсендә «Очарование забытых книг» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә кызыклы китап сайлап, бер көн үткәрергә тәкъдим ителде. Укучылар фантастика һәм маҗаралар, детективлар дөньясына, мәхәббәт романнары, тарихи романнар дөньясына чума алды.