Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында икенче кечкенәләр, уртанчылар төркемнәрендә бәйрәм иртәләре узды. Бәйрәмнәр тантаналы, шатлыклы атмосферада, матур музыкаль тамаша рәвешендә утте. Балалар үзләренең иҗади чыгышлары: актерлык осталыгы, музыкаль - ритмик композицияләр башкаруы белән сөендерделәр.
Балаларның биюләре, хәрәкәтле җырлар һәм күңелле уеннар истә калырлык мизгелләр булып тора.Бәйрәм җылы, күңелле атмосферасында узды. Балалар бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар. Уртанчы төркем балалары "Теремкәй" әкияте буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Шуннан бирле бу дата бөтен дөньядагы әлеге һөнәр вәкилләре өчен истәлекле булды һәм бәйрәмне халыкара итте. Дөнья белән ак кәгазь бите һәм каләм аша сөйләшүче, укучылар алдында күңелләрен ачып салып, хисләрен тыймый аралашучы ихлас кешеләр-язучылар бит.
Татар язучысы, прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы Әмирхан Еникинең 115 еллыгына Субаш авыл китапханәсендә "Уткен каләм иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга аның тирән лирикалы, зур эмоциональ көче булган әсәрләре тәкъдим ителде. Шулай ук аның юмористик хикәяләре дә халыкка билгеле. Аның әсәрләренең үзенчәлекле ягы - геройларның эчке дөньясын, хисләрен һәм кичерешләрен ачу. Ә. Еники әсәрләрен укыганда, һәрвакыт яңа нәрсә ачасың һәм сихер дөньясына чумасың.
2 март көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә татар язучысы, җурналист, тәрҗемәче Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Мәңгелек мизгел” дигән китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучылар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Соңыннан язучының әсәрләреннән өзекләр укып, сорауларга җавап бирелде.
2 март көнне татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Рухи матурлык җырчысы” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәчеләр укучыларны китап күргәзмәсе һәм Әмирхан Еникинең биографиясе белән таныштырдылар. "Кем җырлады", "Туган туфрак", "Матурлык" әсәрләреннән өзекләр укылды.
1 март - Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Наркомания - бүгенге көндә иң актуаль һәм киң таралган проблемаларның берсе булып тора. Шушы проблеманы кисәтү уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә «Наркотиксыз тормыш!” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.
1 мартта наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә "Бәйле булма! Наркотикларга юк дип әйт!» дип исемләнгән күргәзмә төзелеп куелды.
1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Чирдән яман дошман юк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды. Китап укучылар тематик әңгәмәдә катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр.
Балаларда коррупциягә каршы дөньяга карашны формалаштыру, хокукый аңны үстерү максатыннан Субаш авыл китапханәсендә «Коррупциясез уңышлы була аламы» дигән мәгълүмати почмак ясалды. Китапханәче китап укучыларны әлеге күргәзмә белән таныштырып, коррупциянең нәрсә икәнлеге һәм аның төрләре турында сөйләде.