“Хәтер” китабын тәкъдим итте. Китап белән таныштылар һәм үзләренең туганнарын таптылар. Шөгаепов Даут 1908 елгы, Шөгаепов Борхан 1893 елгы, 1930 елда йорт- җиреннән мәхрүм итеп, сөргенгә җибәрелгән.
26 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Чыршы бәйрәме узды. Укучылар бәйрәмгә төрле кызыклы концер номерлары әзерләгәннәр иде. Бәйрәмебезгә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәмебезгә Кыш бабай ,Кар кызы , Яңа ел һәм күп кенә башка кунаклар килгән иде.Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак, ярты ел буена уздырылган иҗади конкурсларга нәтиҗә ясау белән башланып китте. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннарга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен.Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!
26 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәмнәре булып үтте. Бәйрәмгә укучылар бик ныклап әзерләнгән. Бәйрәм төрле тамашалар, концерт номерлары, уеннар белән үрелеп барды. Укчылар чыршы тирәле җыр җырлап әйләнделәр, Кыш бабай һәм Кар кызы, урман җәнлекләре дә бездә кунакта булып китттеләр. Куңеллле итеп лоторея уены да уйнатылды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән!
28нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен Чыршы бәйрәме уздырылды . Бәйрәм чыршы янында уку алдынгыларын, олимпиадада катнашып, җиңүгә лаек булган укучыларны, сыйныфларны бизәгән , уенчыклар, костюмнар бәйгеләрендә җиңгән өчен бүләкләүдән башланды.Кыш бабай белән Кар кызы алдында шигырьләр сөйләү, яшел күлмәкле кунак тирәли уйнап – биеп җырлаулар, мавыктыргыч уеннарда катнашуга үрелде. Кочак-кочак бүләкләргә күмелеп нәниләр рәхәтләнеп бәйрәм итте!
Еллык отчеттан күренгәнчә МЭТ 722 баш тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда 134%, савым сыерлар башы 275 башка җитә һәм узган ел белән чагыштырганда 142% тәшкил итә. Ит җитештерү – 118%, сөт җитештерү 151% тәшкил итә. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләр Алексеев Ю.Г., Гиниятуллина А.С, Салахиев Р.М., Шарипов Р.Г. крестьян фермер хуҗалыкларында.
Җыелышлар чәй эчү һәм буләкләр тапшыру белән тәмамлана. Соңгы көннәрдә бүләкләр һәм күчтәнәчләр Алан хуҗалыгында – 230, Нирус хуҗалыгында – 80, Игенче хуҗалыгында -77 эшчеләргә һәм хуҗалыкта эшләп киткән ветераннарга тапшырылды. Калган хуҗалыкларда да бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшыру дәвам итә.
Хуҗалыклар 6907 тонна симәнә әзерләп складларга салдылар. План үтәлеше 138% тәшкил итә. Барлык симәнәләр дә кондиционнлыкка тикшерелгән. Тикшерелгән симәнәләрнең 98,4% югары репродукциягә, 1,6% массовой репродукциягә туры килә. Җитештерелгән симәнәләрнең барсы да ГОСТ таләпләренә туры килә. Симәнә салу буенча Сэт иле-Теләче филиалы, Алан, Игенче хуҗалыклары актив эш алып бардылар.
2015нче елда Бөтенроссиякүләм “Мәктәп директоры- 2015” конкурсы игълан ителгән иде. Бу конкурс мәктәп җитәкчеләренең иҗади эшчәнлеген, аларның мәктәп белән идарә итүнең эффектлылыгын үстерүгә юнәлтелгән иде. Бәйгедә Баландыш төп мәктәбенең директоры Хузин Ю.Р. та катнашты. Ул Бөтенроссиякүләм “Директор-2015” конкусының сертификаты белән бүләкләнде.
26 нчы декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә 5-9 класслар арасында “Балмаскарад” кичәсе үткәрелде.Бәйрәм кичәсе мәктәп директоры Хузин Ю.Р.ның котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгын яхшы билгеләренә тәмамлаучылар, район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында җиңүчеләр бүләкләнде.Һәр класс Яңа ел бәйрәменә әзерләгән чыгышын килгән кунакларга тәкъдим итте. Бәйрәм ахырында яңа ел уенчыгы, иң оригинал маска конкурсына йомгак ясалды. Соңыннан лоторея уены оештырылды.