ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

  Бүген  Теләченең  2нче  номерлы  балалар  бакчасында  мәктәпкә  әзерлек  төркеме  балалары  үзләренең  әти-әниләре  белән  бергә  Кыш  бабайны  каршылап,  яңа  ел  бәйрәмен  бәйрәм  иттеләр. Яңа елның сихрилеге, “урман  җеннәре”нең (убырлы, шүрәле, дию пәрие, кәрлә)  театральләштерелгән  уеннары,  кыш  бабай  белән  бүләк  эзләүләр – болар  барсыда  балаларның  күңелләрен күтәреп  бәйрәм рухы  өстәделәр. Балаларның рус телендә әкият уйнаулары, татар телендә шигырьләр сөйләп, инглиз телендә җыр җырлаулары әти-әниләрнең күңелләренә бик хуш килде. Кыш бабай, Кар кызы белән балалар бүләкләрне эзләделәр. Яңа ел иртәләре бик күңелле тәмамланды. Әти-әниләрдә, килгән кунаклар да рәхәтләнеп күңел ачтылар.

28 декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә 5-6 һәм  9-11 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. Бәйрәм кичәсе директор Нәҗипов Р.Р. ның котлавы белән башланып китте.Уку елының беренче яртыеллыгын яхшы билгеләренә тәмамлаучылар бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәме күңелле үтте!

Биредә барлыгы 30 бала катнашты. Балалар Яңа ел әкиятен тамаша кылдылар. Профсоюз елкасы мәдәният хезмәткәрләренең балалары өчен куанычлы мизгелләр бүләк итүче искиткеч бәйрәмгә әйләнде. Елкада катнашучы барлык балаларны да Яңа елның иң төп тылсымчысы – Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызы каршы алдылар. Алар өчен Район мәдәният йорты фойесында балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, мәһабәт чыршы әйләнәсендә рәхәтләнеп әйлән – бәйлән уйнадылар. Яңа ел дискотекасыннан соң Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшү мөмкичелеге дә булды.

     29 - гыйнвар көнне безнең Максабаш балалар бакчасында Чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре һәм кунаклар  килгән иде. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга  күп итеп күчтәнәчләр өләштеләр. Ә балалар аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Чыршы бәйрәменә, балаларны сөендереп,  авылыбызның олы ихтирамга лаек кешесе -Фатыйх хәзрәт яңа ел күчтәнәчләре таратты, фермер Марат Дәүләтшин  лотереяга уенчыклар белән ярдәм итте. Бик зур рәхмәт аларга! Бәйрәмнән барысы да канәгать булып таралыштылар.  Яңа еллар белән!!!

28 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы үтте.Җыелышта әти-әниләр 2 нче чирек нәтиҗәләре, олимпиада җиңүчеләре белән таныштылар.” Начар гадәтләргә-ЮК!” исемле доклад тыңладылар.Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек торышы турында әйтелде.Җыелыш барышында мәктәптә дициплина үтәлеше, дәрес калдыруны булдырмау чаралары турында искәртелде. Әти-әниләр үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

Декабрь ае дәвамында бишенче россиякүләм  наркотикларга каршы  интернет  - дәрес  кысаларында  Олы Нырсы мәктәбендә тәрбия сәгатьләрендә “ Белергә хокукым  бар!” исеме астында дәресләр үтте. Сыйныф сәгатьләрендә наркотик матдәләрне куллану сәбәпләре , наркотикларның кеше организмына  тискәре йогынты ясавы  һәм аны кисәтү турында әңгәмә корылды.Безнең максат:  тискәре гадәтләр урынына сәламәт яшәү рәвешен  алга сөрү!

28 гыйнвар көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасында Чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре һәм кунаклар да килгән иде. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга  күп итеп күчтәнәчләр өләште. Ә балалар аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмнән барысы да канәгать булып таралыштылар.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Элегрәк авылларда кием-салым, электр товары сатучылар күпләп йори иде.  Әле дә хәтеремдә, сатучының кыставына түзә алмыйча, фәлән мең сум акчаны түләп,  ирләр трикосы  тотып,  авызымны ачып карап   калдым. Әле җитмәсә, шул кешене  жәлләп,  бер кап чәй дә чыгарып бирдем.  Сатучы йорттан чыгып киткәч кенә, триконың андый бәядә тормаганын, акча янчыгындагы бөтен акчадан колак какканымны  аңлап,  алданганымны белдем...  Саный китсәң, минем кебекләр күпме!  Гомерендә бер тапкыр да алданганы булмаган  кеше сирәктер. Чөнки дөнья алдарлар, мошенниклар белән тулы. Берәүләр акчаны маңгай тирен түгеп таба, икенчеләре кеше алдап, ансат кына баю ысулын эзли.

Бу көнне бәйгедә Теләче №2 балалар бакчасынан да  музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфредовна, рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зөлфия Мидехатовна  һәм тәрбияче Мирзагаянова Гөлшат Илдаровна  катнашты. Алар  балалар белән төрле белем бирү өлкәләрендә эшчәнлекләр оештырып, комиссия әгъзалары каршында һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Эшчәнлекләр барышында конкурста катнащучылар үзләренең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү методикасы белән психологиясен яхшы белүләрен расладылар ,балалар да бик актив булдылар, кызыксынуларын күрсәттеләр.

Шул максаттан Шәтке авылы китапханәсендә балалар өчен "Кояшкай" иҗат берләшмәсе эшләп килә. Берләшмә членнары шигырь язарга, рәсем ясарга өйрәнәләр. Үзләре арасында төрле мастер - класслар үткәрәләр. 25 декабрь көнне балалар яңа елга багышлап рәсемнәр ясадылар. Китапханәдә шундый дәресләр вакытында балалар үзләренең талантларын ачалар, ирекле рәвештә бер - берсе белән аралашалар. Берләшмә членнары китапханәдә үткәрелгән һәрбер кичәдә актив катнашалар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International