Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары Сабантуй мәйданын бизәү өчен март аенда чәчәк утыртканнар иде. Чәчәкләр бик матур булып үстеләр. Без үстергән чәчәкләр Сабантуйны тагын да ямьләндереп торырлар.
Баландыш авылы Ленин урамына 2014 елда җыелган үзара салым акчасына ООО“Максат” оешмасы көче белән вак таш салына башлады.
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан без үзебезнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Сабантуй" бәйрәме үткәрдек. Балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, аркан тартышу һәм башка бик күп төрле ярышларда катнаштылар. Балалар бакчасының тирә - ягы җырга, балаларның шат авазына күмелде. Бәйрәм ахырында балаларга бүләк - күчтәнәчләр өләшенде.